Шушы көннәрдә Дүртөйле районының берьюлы ике авылында – Черләк һәм Тәкәрлектә яңа ФАПлар эшли башлады. Анда 900гә якын кеше хезмәтләндереләчәк. Шул исәптән балалар да.ФАПлар бер типтагы проект буенча төзелгән. Пунктларда кайнар һәм салкын су бар, канализация, электр белән җылыту үткәрелгән, вентиляция-җилләтү системасы урнаштырылган. Акушерлык һәм санитар бүлмәләр бар.