Быел мониторинг 1,5 миллион гектарда башкарылган, 100гә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә республика урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов."2020 елга без республика территориясендә җиһан мониторингы 2,1 миллион гектар мәйданда үткәрелер дип планлаштырабыз, бу территорияне 40 процентка якын колачлый. Минемчә, бу кисәтү күзлегеннән дә яхшы нәтиҗә бирәчәк, чөнки арендатор һәм урман хәзерләүче аны җиһаннан контрольдә тотуларын аңлаячак”, - диде Марат Шәрәфетдинов.Ул Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килешүгә ирешелүен дә билгеләп үтте.Шулай ук, урманнарда патруль кизүе дә уздырыла. Штатлы урман инспекторларыннан тыш, рейдларга 130 тирәсе җәмәгать инспекторы чыга. Шулай ук, министрлыкның казаклар җәмгыятьләре белән гамәлдәге ике килешү бар. Профилактик эш “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча алып барыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;