+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2019, 11:42

Аксён агросәнәгать колледжында 5 яңа остаханә ачылды

Шушы көннәрдә Аксён агросәнәгать колледжында студентлар һәм укытучылар өчен мөһим вакыйга булды. Биредә рәсми рәвештә заманча биш остаханә ачылды.

Быел колледж Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының субсидиягә конкурсында җиңүче булды.Нәтиҗәдә, учреждение "Авыл хуҗалыгы" юнәлеше буенча остаханәләрнең матди-техник базасын модернизацияләүгә 47 миллион сум акча алды. Шушы акчаларга якындагы елларда аграр җитештерүгә кертеләчәк уникаль һәм заманча җайланмалар сатып алынды.Министрлык вәкилләре ассызыклаганча, республикада урта һөнәри белемне модернизацияләү «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.Әлеге проект нигезендә колледжлар инфраструктурасы яңартыла һәм, нәтиҗәдә, 2024 елга илдә заманча стандартлар буенча җиһазландырылган 5000 остаханә ачылачак. Анда Worldskills стандартлары да кертеләчәк.
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Aksyon-agros-n-gat-kolledginda-5-ya-a-ostahan-achildi-53846/
Читайте нас: