-3 °С
Облачно
Новости
26 Декабря 2019, 06:34

Югары тизлекле Интернетка кушылыгыз!

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проектының беренче этабы төгәлләнде.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Башинформсвязь" компаниясе төбәкнең социаль әһәмиятле 722 объектына җепселле-оптик челтәр төзеде. Югары тизлекле Интернетны тоташтыру мөмкинлеген 389 фельдшер-акушерлык пункты, 215 мәгариф учреждениесе, 88 авыл хакимияте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 бүлекчәсе алды.- Гомумдәүләт проекты кысаларында социаль әһәмияткә ия объектларны Интернетка тоташтыру республика авыллары эчендә элемтә инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республика халкы электрон хезмәтләргә керү мөмкинлеге алачак, - дип сөйләде санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.- Өч ай эчендә без, республиканың барлык районнарын да колачлап, бик зур күләмдә эш башкардык. Әлеге телеком-инфраструктура төбәкнең киләчәктәге санлы үсеше өчен ышанычлы нигез булачак, - дип ассызыклады "Башинформсвязь" компаниясенең генеральный директоры Сергей Алферов.
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yugari-tizlekle-Internetka-kushiligiz-53893/
Читайте нас