+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2019, 12:11

Бал кортлары үлгән өчен штраф салынды

Быел республикада 2,5 мең умарта корты юккы чыкты. Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше дә бар. Билгеле, бу башлангыч республикада бик күп яңа проектларга нигез салды. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре иңендә ирешелгән нәтиҗәләрне юкка чыгармау бурычы да тора. Күптән түгел Стәрлетамактагы "Дружба" авыл хуҗалыгы предприятиесенә күпләп бал кортлары үлгән өчен 34 мең сум штраф салынды. Биредә сертификатлау үтмәгән пестицид кулланылганы ачыкланды. Узган җәйдә республикада 2,5 мең умарта корты төрле химикатлар куллану нәтиҗәсендә һәлак булган иде. Башкортстанда барлыгы 325 мең умарта бар. Аеруча Дәүләкән, Илеш, Бәләбәй, Мәләвез, Гафури, Чакмагыш, Миякә, Кырмыскалы һәм Стәрлетамак районнарында басуларны төрле химикатлар белән эшкәртү бал кортларының күпләп үлүенә китергән.Автор: Гөлия МөгаллимоваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bal-kortlari-lg-n-chen-shtraf-salindi-55228/

Быел республикада 2,5 мең умарта корты юккы чыкты. Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше дә бар. Билгеле, бу башлангыч республикада бик күп яңа проектларга нигез салды. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре иңендә ирешелгән нәтиҗәләрне юкка чыгармау бурычы да тора. Күптән түгел Стәрлетамактагы "Дружба" авыл хуҗалыгы предприятиесенә күпләп бал кортлары үлгән өчен 34 мең сум штраф салынды. Биредә сертификатлау үтмәгән пестицид кулланылганы ачыкланды. Узган җәйдә республикада 2,5 мең умарта корты төрле химикатлар куллану нәтиҗәсендә һәлак булган иде. Башкортстанда барлыгы 325 мең умарта бар. Аеруча Дәүләкән, Илеш, Бәләбәй, Мәләвез, Гафури, Чакмагыш, Миякә, Кырмыскалы һәм Стәрлетамак районнарында басуларны төрле химикатлар белән эшкәртү бал кортларының күпләп үлүенә китергән.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bal-kortlari-lg-n-chen-shtraf-salindi-55228/
Читайте нас: