+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2019, 11:51

Кадрлар кайда күбрәк кирәк?

Урал аръягында һәм республиканың төньягында модульле өч яңа фельдшер-акушер пункты ачылды. Аскын районының Үршәде авылында ачылган яңа ФАП күрше Дульцевка халкын дә хезмәтләндерәчәк. Урал аръягының Туәләс авылында медицина пунктын ачылуын мең кеше көткән. Ә моңа кадәр аларга Сибайга кадәр 15 километр арага йөрергә туры килгән. Өстәвенә, “Авыл фельдшеры” программасы буенча авылга кайткан яшь фельдшер да ямь өстенә нур өстәгән. Мәгълүм булуынча, бу программада катнашучыларга 500 мең сум түләнелә һәм тәгаенләнгән урында 5 ел эшләргә тиешләр.ФАПның икенчесе Баймак районының 500ләгән кеше яшәгән Ишберде авылында төзелгән. “Беренчел медицина-санитар ярдәмен үстерү” төбәк проекты кысаларында 2019 елда республикада 28 ФАП төзелгән. Шуның 22 се республика хисабына булса, алтысы федераль чыганаклар исәбенә сафка бастырылган. ФАПларны тергезү эшләре киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. 2020 елда — 72, 2021—2022 елларда авария хәлендәге ФАПларны төзекләндерү карала.айда күбрәк кирәк?Автор : Кадикова РезидаЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kadrlar-kayda-k-br-k-kir-k-56783/

Урал аръягында һәм республиканың төньягында модульле өч яңа фельдшер-акушер пункты ачылды. Аскын районының Үршәде авылында ачылган яңа ФАП күрше Дульцевка халкын дә хезмәтләндерәчәк.
Урал аръягының Туәләс авылында медицина пунктын ачылуын мең кеше көткән. Ә моңа кадәр аларга Сибайга кадәр 15 километр арага йөрергә туры килгән. Өстәвенә, “Авыл фельдшеры” программасы буенча авылга кайткан яшь фельдшер да ямь өстенә нур өстәгән. Мәгълүм булуынча, бу программада катнашучыларга 500 мең сум түләнелә һәм тәгаенләнгән урында 5 ел эшләргә тиешләр.
ФАПның икенчесе Баймак районының 500ләгән кеше яшәгән Ишберде авылында төзелгән.
“Беренчел медицина-санитар ярдәмен үстерү” төбәк проекты кысаларында 2019 елда республикада 28 ФАП төзелгән. Шуның 22 се республика хисабына булса, алтысы федераль чыганаклар исәбенә сафка бастырылган.
ФАПларны тергезү эшләре киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. 2020 елда — 72, 2021—2022 елларда авария хәлендәге ФАПларны төзекләндерү карала.
айда күбрәк кирәк?
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kadrlar-kayda-k-br-k-kir-k-56783/
Читайте нас: