+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2020, 10:57

Авылга эшкә кайтучы укытучыга ярдәм булачак

“Авыл укытучысы" программасына сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.10 гыйнварда “Авыл укытучысы” программасын сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Теләгән кеше үз гаризасын федераль программаның рәсми битендә калдыра ала.Гариза биргәннән соң, документлар тапшырыла:1) электрон рәвештә нотариаль расланган күчермәләр: [email protected] электрон почта адресына.2) кәгазьдә — төбәк операторына, Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120 йорт, 205 кабинет ( Мәгарифне үстерү институты).Гаризалар 2020 елның 10 нчы гыйнварыннан 15 нче апреленә кадәр кабул ителә. Сораулар белән 8 987 58 45 776 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында, сәламәтлек саклау системасындагы “Земский доктор” программасы кебек, укытучылар өчен “Авыл укытучысы”программасы булдыруны тәкъдим иткән иде. Махсус программа авылга, район үзәгенә, кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар өчен каралган. Бу мөһим эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.“Авыл укытучысы” программасы кысаларында федераль түләүләргә 55 яшькә кадәр булган педагоглар исәп тота ала. Программа балалар бакчалары тәрбиячеләренә, шулай ук укытучылардан тыш, башка педагогик хезмәткәрләргә кагылмый. Фото: Vkavkaz.ruАвтор: Зөлфия ФәтхетдиноваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Avilga-eshk-kaytuchi-ukituchiga-yard-m-bulachak-71424/

“Авыл укытучысы" программасына сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.10 гыйнварда “Авыл укытучысы” программасын сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Теләгән кеше үз гаризасын федераль программаның рәсми битендә калдыра ала.Гариза биргәннән соң, документлар тапшырыла:1) электрон рәвештә нотариаль расланган күчермәләр: [email protected] электрон почта адресына.2) кәгазьдә — төбәк операторына, Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120 йорт, 205 кабинет ( Мәгарифне үстерү институты).Гаризалар 2020 елның 10 нчы гыйнварыннан 15 нче апреленә кадәр кабул ителә. Сораулар белән 8 987 58 45 776 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында, сәламәтлек саклау системасындагы “Земский доктор” программасы кебек, укытучылар өчен “Авыл укытучысы”программасы булдыруны тәкъдим иткән иде. Махсус программа авылга, район үзәгенә, кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар өчен каралган. Бу мөһим эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.“Авыл укытучысы” программасы кысаларында федераль түләүләргә 55 яшькә кадәр булган педагоглар исәп тота ала. Программа балалар бакчалары тәрбиячеләренә, шулай ук укытучылардан тыш, башка педагогик хезмәткәрләргә кагылмый.
Фото: Vkavkaz.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Avilga-eshk-kaytuchi-ukituchiga-yard-m-bulachak-71424/
Читайте нас: