2020 елда Уфада тагын дүрт балалар бакчасы төзү күз уңында тотыла. Уфаның Калинин районындагы Максимовка авылында балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Ул 195 сабыйга исәпләнгән. 3500 квадрат метр зурлыктагы бина республиканың 100 еллыгы уңаеннан төзелүче 100 объект исемлегенә кертелгән иде. Шул ук вакытта, ул "Демография" гомумдәүләт проектының "Өч яшькә кадәр булган сабыйларга мәктәпкәчә белем бирү өчен мөмкинлекләр булдыру - хатын-кызларга шөгыль булдыруга ярдәм" төбәк проекты кысаларында төзелде. Төзелеш өчен 188,4 миллион сум акча тотынылды. Шуның 61,8 миллион сумы - федераль бюджеттан. Бүген балалар бакчасында республика мәгариф министры Айбулат Хаҗин һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин булды. Әлеге балалар бакчасы җитәкчесе Ландыш Әлетдинова билгеләвенча, биредә сабыйларга бар яклап та үсешү өчен мөмкинлекләр булдырылган. Быел Уфада янә дүрт балалар бакчасы төзү күз уңында тотыла.