+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2020, 11:17

Башкортстанда гаиләдә беренче бала туганда нинди ташламалар бар?

Башкортстанда балалары булган барлык гаиләләргә дә дәүләт матди ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре – күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс ярдәме алу хокукына ия. Без, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы һәм Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә, укучыларыбызны шушы ярдәм мөмкинлекләре белән таныштырып барырга телибез. Чөнки күпләр ярдәм күрсәтелергә тиешле категорияләргә карасалар да, үзләре бу хакта белми, дәүләт ярдәме алмый. Бүген сүзебез беренче бала туганда күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме турында.БАЛА ТУГАЧ ТА БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ ТОРГАН ПОСОБИЕКемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә;Күләме: һәр балага 20101,69 сум;Ничек алырга: ата-ананың кайсына да булса эш урыны буенча түләнә. Әгәр беркайда да эшләмәсәгез, документларыгызны Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына, яки күпфункцияле үзәкләрнең якындагы офисына илтегез. Шулай ук пособиене “Госуслуги” порталы аша да рәсмиләштерергә мөмкин.БАЛА КАРАУ БУЕНЧА АЙЛЫК ПОСОБИЕКемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә;Күләме: 3769,07 сум, яисә эшләүчеләр өчен уртача хезмәт хакының 40 проценты (максимум – 26 мең сум);Ничек алырга: балага 1 яшь 6 ай тулганчы тәрбияләгән ата-анага билгеләнә. Бу акчаны әни дә, әти дә, аларның, чынлыкта, бала караучы башка якын туганнары һәм опекуннары да ала ала.Пособие хезмәт урыны буенча түләнелә, беркайда да эшләмәүчеләр аны халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалында алырга мөмкин.Эшләмәүче гражданнарга пособие билгеләү өчен кирәкле документлар исемлеге белән Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга була.ЙӨКЛЕ ҺӘМ КҮКРӘК БАЛАЛАРЫН ТӘРБИЯЛӘҮЧЕ ӘНИЛӘР ӨЧЕН МАХСУС АЗЫК-ТӨЛЕККемгә тиеш: аз керемле гаиләләргә;Ничек алырга: булачак әниләр йөклелек буенча исәпкә куелганнан соң киләсе айдан бала тапканчы әлеге ярдәмне алу хокукына ия. Күкрәк балаларын тәрбияләүче аналар сабыйларын 6 ай тулганга кадәр махсус азык-төлек алырга мөмкиннәр.Әлеге ярдәмнең кайда һәм ничек рәсмиләштерелүе турында Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин.ТҮЛӘҮСЕЗ БИРЕЛӘ ТОРГАН БАЛАЛАР АЗЫГЫКемгә тиеш: өч яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә;Ничек алырга: мондый ярдәмне йөкле һәм күкрәк балалары булган әниләр үзләре күзәтү астында торган дәваханәләрдә, яки сөт кухняларында алырга мөмкин.Гаиләнең аз керемле статусын раслаучы белешмәләрне Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалы бирә. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин.БАЛАЛАР ЛАГЕРЬЛАРЫНА ҺӘМ ШИФАХАНӘЛӘРГӘ ЮЛЛАМАЛАРКемгә тиеш: авыр хәлдә калган гаиләләргә;Ничек алырга: “Башкортостан Республикасының ял итү һәм сәламәтләндерү хезмәтләренә мохтаҗ балаларны һәм яшүсмерләрне исәпкә алуның бердәм системасы” мәгълүмат системасында гариза калдырырга яисә яшәү урыныгыздагы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.ЯТИМГӘ УЛЛЫККА ЯКИ КЫЗЛЫККА АЛУЧЫЛАРГА БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ ТОРГАН АКЧАЛАТА ПОСОБИЕКемгә тиеш: баланы уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләргә;Күләме: 466617 сум. Шуңа өстәп, инвалид баланы тәрбиягә алучыларга 100 000 сум акча бирелә;Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.Ана капиталыннан аермалы буларак, бу пособие уллыкка яки кызлыкка алынган һәр балага бирелә. Федераль бюджеттан бирелә торган ана капиталы кебек үк, әлеге пособиене дә торак сатып алуга, уллыкка алынган баланы дәвалауга һәм укытуга файдаланырга мөмкин.СОЦИАЛЬ КОНТРАКТ (АСПК) НИГЕЗЕНДӘ КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН АДРЕСЛЫ СОЦИАЛЬ ЯРДӘМКемнәргә тиеш: аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, балалары булган тулы түгел гаиләләргә, опекага (попечительлеккә) бала алган гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, ата-ананың берсе яки икесе дә инвалид булган балалы гаиләләргә.Күләме: үз эшеңне ачуга – 100 мең сумга кадәр, авылдагы шәхси хуҗалыкка – 50 мең сумга кадәр, һөнәри белем алуга – 15 мең сумга кадәр.Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең җирле филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.БАЛАГА АЙЛЫК ПОСОБИЕКемнәргә тиеш: 18 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә;Күләме: 225 сумнан башлана;Ничек алырга: бу очракта да Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең җирле филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.БАЛАГА САЛЫМ ТАШЛАМАСЫКемгә тиеш: рәсми эш урыннары булган ата-ананың икесенә дә;Күләме: беренче һәм икенче баланың һәркайсына 1400шәр сум;Ничек алырга: исәп-хисап үрнәкләре, һәм шулай ук эш тәртибе белән Федераль салым хезмәте сайтындатанышырга мөмкин.БЕРЕНЧЕ БАЛАГА БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ӨЧЕН ТҮЛӘГӘНДӘ АТА-АНАГА БИРЕЛӘ ТОРГАН КОМПЕНСАЦИЯКемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә;Күләме: балалар бакчасы өчен айлык түләүнең уртача күләменең 20 проценты (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итә);Ничек алырга: ата-ананың берсе сабыйларын балалар бакчасына урнаштырганда, гариза язарга тиеш.АЙЛЫК ТҮЛӘҮЛӘРКемгә тиеш: 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче балалары туган (яки уллыкка алынган) һәм җан башына айлык керемнәре 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр әлеге ярдәмгә дәгъва итә ала. 2020 елдан әлеге ярдәм җан башына айлык керемнәре ике яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә дә бирелергә тиеш;Күләме: 2019 елда – 9182 сум, 2020 елда – 9789 сум;Ничек алырга: түләүне балага 3 яшь тулганчы алырга мөмкин. Моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат - Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында.ШУНЫСЫН ОНЫТМАГЫЗ!Аз керемлеләр исемлегенә гаиләнең һәр әгъзасының уртача хезмәт хакы яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр керә.Башкортстанда яшәү минимумы хезмәткә сәләтле халык өчен – 10 186 сум, пенсионерлар өчен – 7801 сум, балалар өчен 9548 сум тәшкил итә.Гаиләнең аз керемлеләр категориясенә каравын раслаучы белешмәләр Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең җирле филиаллары тарафыннан бирелә. Әлеге белешмәне рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.Чыганак: http://www.bashinform.ru/longread/posobiya-na-detey#ixzz6Aths0ttE.Фото https://ok.ru/yermekeevk/topic/150931601496085 сайтыннан алынды.Автор: Илдус ФазлетдиновЧыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d-berenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-72961/

Башкортстанда балалары булган барлык гаиләләргә дә дәүләт матди ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре – күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс ярдәме алу хокукына ия. Без, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы һәм Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә, укучыларыбызны шушы ярдәм мөмкинлекләре белән таныштырып барырга телибез. Чөнки күпләр ярдәм күрсәтелергә тиешле категорияләргә карасалар да, үзләре бу хакта белми, дәүләт ярдәме алмый. Бүген сүзебез беренче бала туганда күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме турында.
БАЛА ТУГАЧ ТА БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ ТОРГАН ПОСОБИЕ
Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә;
Күләме: һәр балага 20101,69 сум;
Ничек алырга: ата-ананың кайсына да булса эш урыны буенча түләнә. Әгәр беркайда да эшләмәсәгез, документларыгызны Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына, яки күпфункцияле үзәкләрнең якындагы офисына илтегез. Шулай ук пособиене “Госуслуги” порталы аша да рәсмиләштерергә мөмкин.
БАЛА КАРАУ БУЕНЧА АЙЛЫК ПОСОБИЕ
Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә;
Күләме: 3769,07 сум, яисә эшләүчеләр өчен уртача хезмәт хакының 40 проценты (максимум – 26 мең сум);
Ничек алырга: балага 1 яшь 6 ай тулганчы тәрбияләгән ата-анага билгеләнә. Бу акчаны әни дә, әти дә, аларның, чынлыкта, бала караучы башка якын туганнары һәм опекуннары да ала ала.
Пособие хезмәт урыны буенча түләнелә, беркайда да эшләмәүчеләр аны халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалында алырга мөмкин.
Эшләмәүче гражданнарга пособие билгеләү өчен кирәкле документлар исемлеге белән Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга була.
ЙӨКЛЕ ҺӘМ КҮКРӘК БАЛАЛАРЫН ТӘРБИЯЛӘҮЧЕ ӘНИЛӘР ӨЧЕН МАХСУС АЗЫК-ТӨЛЕК
Кемгә тиеш: аз керемле гаиләләргә;
Ничек алырга: булачак әниләр йөклелек буенча исәпкә куелганнан соң киләсе айдан бала тапканчы әлеге ярдәмне алу хокукына ия. Күкрәк балаларын тәрбияләүче аналар сабыйларын 6 ай тулганга кадәр махсус азык-төлек алырга мөмкиннәр.
Әлеге ярдәмнең кайда һәм ничек рәсмиләштерелүе турында Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин.
ТҮЛӘҮСЕЗ БИРЕЛӘ ТОРГАН БАЛАЛАР АЗЫГЫ
Кемгә тиеш: өч яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә;
Ничек алырга: мондый ярдәмне йөкле һәм күкрәк балалары булган әниләр үзләре күзәтү астында торган дәваханәләрдә, яки сөт кухняларында алырга мөмкин.
Гаиләнең аз керемле статусын раслаучы белешмәләрне Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалы бирә. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин.
БАЛАЛАР ЛАГЕРЬЛАРЫНА ҺӘМ ШИФАХАНӘЛӘРГӘ ЮЛЛАМАЛАР
Кемгә тиеш: авыр хәлдә калган гаиләләргә;
Ничек алырга: “Башкортостан Республикасының ял итү һәм сәламәтләндерү хезмәтләренә мохтаҗ балаларны һәм яшүсмерләрне исәпкә алуның бердәм системасы” мәгълүмат системасында гариза калдырырга яисә яшәү урыныгыздагы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯТИМГӘ УЛЛЫККА ЯКИ КЫЗЛЫККА АЛУЧЫЛАРГА БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ ТОРГАН АКЧАЛАТА ПОСОБИЕ
Кемгә тиеш: баланы уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләргә;
Күләме: 466617 сум. Шуңа өстәп, инвалид баланы тәрбиягә алучыларга 100 000 сум акча бирелә;
Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.
Ана капиталыннан аермалы буларак, бу пособие уллыкка яки кызлыкка алынган һәр балага бирелә. Федераль бюджеттан бирелә торган ана капиталы кебек үк, әлеге пособиене дә торак сатып алуга, уллыкка алынган баланы дәвалауга һәм укытуга файдаланырга мөмкин.
СОЦИАЛЬ КОНТРАКТ (АСПК) НИГЕЗЕНДӘ КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН АДРЕСЛЫ СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ
Кемнәргә тиеш: аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, балалары булган тулы түгел гаиләләргә, опекага (попечительлеккә) бала алган гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, ата-ананың берсе яки икесе дә инвалид булган балалы гаиләләргә.
Күләме: үз эшеңне ачуга – 100 мең сумга кадәр, авылдагы шәхси хуҗалыкка – 50 мең сумга кадәр, һөнәри белем алуга – 15 мең сумга кадәр.
Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең җирле филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.
БАЛАГА АЙЛЫК ПОСОБИЕ
Кемнәргә тиеш: 18 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә;
Күләме: 225 сумнан башлана;
Ничек алырга: бу очракта да Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең җирле филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.
БАЛАГА САЛЫМ ТАШЛАМАСЫ
Кемгә тиеш: рәсми эш урыннары булган ата-ананың икесенә дә;
Күләме: беренче һәм икенче баланың һәркайсына 1400шәр сум;
Ничек алырга: исәп-хисап үрнәкләре, һәм шулай ук эш тәртибе белән Федераль салым хезмәте сайтындатанышырга мөмкин.
БЕРЕНЧЕ БАЛАГА БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ӨЧЕН ТҮЛӘГӘНДӘ АТА-АНАГА БИРЕЛӘ ТОРГАН КОМПЕНСАЦИЯ
Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә;
Күләме: балалар бакчасы өчен айлык түләүнең уртача күләменең 20 проценты (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итә);
Ничек алырга: ата-ананың берсе сабыйларын балалар бакчасына урнаштырганда, гариза язарга тиеш.
АЙЛЫК ТҮЛӘҮЛӘР
Кемгә тиеш: 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче балалары туган (яки уллыкка алынган) һәм җан башына айлык керемнәре 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр әлеге ярдәмгә дәгъва итә ала. 2020 елдан әлеге ярдәм җан башына айлык керемнәре ике яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә дә бирелергә тиеш;
Күләме: 2019 елда – 9182 сум, 2020 елда – 9789 сум;
Ничек алырга: түләүне балага 3 яшь тулганчы алырга мөмкин. Моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат - Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында.
ШУНЫСЫН ОНЫТМАГЫЗ!
Аз керемлеләр исемлегенә гаиләнең һәр әгъзасының уртача хезмәт хакы яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр керә.
Башкортстанда яшәү минимумы хезмәткә сәләтле халык өчен – 10 186 сум, пенсионерлар өчен – 7801 сум, балалар өчен 9548 сум тәшкил итә.
Гаиләнең аз керемлеләр категориясенә каравын раслаучы белешмәләр Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең җирле филиаллары тарафыннан бирелә. Әлеге белешмәне рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.
Чыганак: http://www.bashinform.ru/longread/posobiya-na-detey#ixzz6Aths0ttE.
Фото https://ok.ru/yermekeevk/topic/150931601496085 сайтыннан алынды.
Автор: Илдус Фазлетдинов
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d-berenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-72961/
Читайте нас: