+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2020, 11:01

Башкортстанлыларны Япониядә көтәләр

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында игълан ителгән "Хезмәттәшлек һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда бик күп эшләр башкарыла.Башкортстан компанияләрен Япониягә бизнес-миссиядә катнашырга чакыралар, дип хәбәр итә республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.Анда "Japan Life Science Week-2020" күргәзмәсенә туры китерелгән медицина һәм фармацевтика өлкәсендә бизнес-миссия булачак."Japan Life Science Week-2020" — бу медицина һәм фармацевтиканың төрле юнәлешләре һәм тармаклары буенча махсуслаштырылган 15 экспозиция. Күргәзмәдә фармацевтикада җитештерү өчен ингредиентлар, биотехнологияләр, “акыллы медицина”, даруларны төрү һәм китереп бирү өчен технологияләр, әзер дару формалары, табигый экстрактлар, медтехника, мәгълүмат технологияләре, робототехника һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.Чара чикләрендә Япония медицина тармагы һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре вәкилләре белән очрашулар һәм эшлекле сәфәрләр, сөйләшүләр уздыру каралган. Алар барышында компанияләр Япония партнерларына үз проектларын тәкъдим итә алачак.Фото: pixabayАвтор: Зөһрә ИсламоваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanlilarni-Yaponiyad-k-t-l-r-74842/

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында игълан ителгән "Хезмәттәшлек һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда бик күп эшләр башкарыла.Башкортстан компанияләрен Япониягә бизнес-миссиядә катнашырга чакыралар, дип хәбәр итә республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.Анда "Japan Life Science Week-2020" күргәзмәсенә туры китерелгән медицина һәм фармацевтика өлкәсендә бизнес-миссия булачак."Japan Life Science Week-2020" — бу медицина һәм фармацевтиканың төрле юнәлешләре һәм тармаклары буенча махсуслаштырылган 15 экспозиция. Күргәзмәдә фармацевтикада җитештерү өчен ингредиентлар, биотехнологияләр, “акыллы медицина”, даруларны төрү һәм китереп бирү өчен технологияләр, әзер дару формалары, табигый экстрактлар, медтехника, мәгълүмат технологияләре, робототехника һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.Чара чикләрендә Япония медицина тармагы һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре вәкилләре белән очрашулар һәм эшлекле сәфәрләр, сөйләшүләр уздыру каралган. Алар барышында компанияләр Япония партнерларына үз проектларын тәкъдим итә алачак.
Фото: pixabay
Автор: Зөһрә Исламова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanlilarni-Yaponiyad-k-t-l-r-74842/
Читайте нас: