+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2020, 10:56

РАДИЙ ХӘБИРОВ: “ВӘГЪДӘ ИТТЕК — ЭШЛӘДЕК!”

Иглиндә 640 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ишекләрен ачты.Кичә, 13 гыйнвар көнне, Иглин авылында тантаналы рәвештә яңа мәктәп ачылды. Балалар кышкы каникуллардан соң беренче уку көнен яңа белем учагында үткәрде. Бу шатлыклы вакыйга турында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә язды.“Вәгъдә иттек — эшләдек! Бүген Иглин районы үзәгендә күптән көтелгән яңа мәктәп ачылды. Ул 640 укучыга исәпләнгән, 160 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән берлектә төзелгән. Мәктәп авылның яңа микрорайонында урнашкан, анда кечкенә балалары булган гаиләләр күп", — дип язган төбәк җитәкчесе.Мәктәптә ике ясле төркеме, озайтылган көн төркеме, спорт секцияләре, түгәрәкләр — яшь әти-әниләр эш вакытында балалары өчен борчылмасын өчен барысы да бар. Район үзәгендә бу инде бишенче мәктәп.2020 елда бөтен республика буенча тагын 7 мәктәп һәм 24 балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Бу мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка аша.Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битеннән.Чыганак: https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Radiy-H-birov--V-gd-ittek--eshl-dek-73694/

Иглиндә 640 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ишекләрен ачты.
Кичә, 13 гыйнвар көнне, Иглин авылында тантаналы рәвештә яңа мәктәп ачылды. Балалар кышкы каникуллардан соң беренче уку көнен яңа белем учагында үткәрде. Бу шатлыклы вакыйга турында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә язды.
“Вәгъдә иттек — эшләдек! Бүген Иглин районы үзәгендә күптән көтелгән яңа мәктәп ачылды. Ул 640 укучыга исәпләнгән, 160 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән берлектә төзелгән. Мәктәп авылның яңа микрорайонында урнашкан, анда кечкенә балалары булган гаиләләр күп", — дип язган төбәк җитәкчесе.
Мәктәптә ике ясле төркеме, озайтылган көн төркеме, спорт секцияләре, түгәрәкләр — яшь әти-әниләр эш вакытында балалары өчен борчылмасын өчен барысы да бар. Район үзәгендә бу инде бишенче мәктәп.
2020 елда бөтен республика буенча тагын 7 мәктәп һәм 24 балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Бу мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка аша.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битеннән.
Чыганак: https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Radiy-H-birov--V-gd-ittek--eshl-dek-73694/
Читайте нас: