+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар 2020, 11:46

Быел Уфада нинди юллар ремонтланачак?

Уфада Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк.Узган елда гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның Октябрь районындагы Сипайлово, Шота Руставели, шулай ук Новогорная урамнарындагы юл участокларында эшләр тәмамланган. Быел андый участокларның саны артачак.- Агымдагы елда Новоженов, Академик Королев, Шәфиев һәм Парк урамнарындагы юлларда эшләр планлаштырылган. Моннан тыш, Комсомол урамындагы участокны реконструкцияләү дәвам итәчәк, анда узган елда асфальт катламы фрезерланды, - дип сөйләде Октябрь районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш идарәсе башлыгы Олег Шустиков.Шулай ук, районда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты буенча фотовидеотеркәү камералары куелу көтелә. Алар аварияләр еш була торган һәм пассажир автобусларына хәрәкәт итү катлаулы булган урыннарда урнаштырылачак. Фото: mgazeta.com сайтыннанАвтор: Ример НасретдиновЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Biel-Ufada-nindi-yullar-remontlanachak-69167/

Уфада Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк.Узган елда гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның Октябрь районындагы Сипайлово, Шота Руставели, шулай ук Новогорная урамнарындагы юл участокларында эшләр тәмамланган. Быел андый участокларның саны артачак.- Агымдагы елда Новоженов, Академик Королев, Шәфиев һәм Парк урамнарындагы юлларда эшләр планлаштырылган. Моннан тыш, Комсомол урамындагы участокны реконструкцияләү дәвам итәчәк, анда узган елда асфальт катламы фрезерланды, - дип сөйләде Октябрь районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш идарәсе башлыгы Олег Шустиков.Шулай ук, районда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты буенча фотовидеотеркәү камералары куелу көтелә. Алар аварияләр еш була торган һәм пассажир автобусларына хәрәкәт итү катлаулы булган урыннарда урнаштырылачак.
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Biel-Ufada-nindi-yullar-remontlanachak-69167/
Читайте нас: