+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2020, 11:51

Картлар иркендә яшәячәк

Русиянең төзелеш министрлыгы өлкәннәр яши торган өйләр төзелешен проектлагандагы кагыйдәләрне яңартты. Яңа кагыйдәләр исемлеге картлар йортларының иркенрәк булуын күзаллый. Бу хакта “Известия” язып чыкты.Кагыйдәләр исемлеген ведомство узган елның декабрендә раслады. Элек өлкәннәр йортларында җан башына 8 метр торак мәйдан туры килергә тиеш булса, әлеге документ бу чикләүне бетерә. Яңа кагыйдәләр буенча коляскада йөрүчеләр өчен коридорларны 2 метрга киңәйтү һәм инвалидлар өчен махсус бәдрәфләр булдыру таләбе дә кертелгән. Документта “Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү” бүлеге дә булдырылган.Төзелеш ведомствосында аңлатуларынча, яңа кагыйдәләр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятьләре белән берлектә эшләнелгән.Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, өлкәннәр яшәр өчен шәхси йортлар төзүнең дә хокукый нигезләре эшләнелгән. Мәсәлән, Салым кодексындагы үзгәрешләр гражданнарны социаль тәэмин итә торган оешмалар кеременә салым салмаячак, ә 2020 елдан бу норма сроксыз башкарылачак. Аннары, “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында төбәкләргә субсидияләр бүлү каралган. Федераль бюджеттан бу максатка 41,7 миллиард сум акчалар бүленә.Автор : Әлфия ШакирҗановаЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/demografiya/Kartlar-irkend-yash-yach-k-78546/

Русиянең төзелеш министрлыгы өлкәннәр яши торган өйләр төзелешен проектлагандагы кагыйдәләрне яңартты. Яңа кагыйдәләр исемлеге картлар йортларының иркенрәк булуын күзаллый. Бу хакта “Известия” язып чыкты.
Кагыйдәләр исемлеген ведомство узган елның декабрендә раслады. Элек өлкәннәр йортларында җан башына 8 метр торак мәйдан туры килергә тиеш булса, әлеге документ бу чикләүне бетерә. Яңа кагыйдәләр буенча коляскада йөрүчеләр өчен коридорларны 2 метрга киңәйтү һәм инвалидлар өчен махсус бәдрәфләр булдыру таләбе дә кертелгән. Документта “Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү” бүлеге дә булдырылган.
Төзелеш ведомствосында аңлатуларынча, яңа кагыйдәләр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятьләре белән берлектә эшләнелгән.
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, өлкәннәр яшәр өчен шәхси йортлар төзүнең дә хокукый нигезләре эшләнелгән. Мәсәлән, Салым кодексындагы үзгәрешләр гражданнарны социаль тәэмин итә торган оешмалар кеременә салым салмаячак, ә 2020 елдан бу норма сроксыз башкарылачак. Аннары, “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында төбәкләргә субсидияләр бүлү каралган. Федераль бюджеттан бу максатка 41,7 миллиард сум акчалар бүленә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/demografiya/Kartlar-irkend-yash-yach-k-78546/
Читайте нас: