+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2020, 11:01

Сәламәт булсын йөрәкләр!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында Белорет үзәк район дәваханәсе базасында, “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проектына ярашлы, Төбәк кан тамырлары үзәге үз эшен башлады.Хәзер республиканың ерак районнарындагы пациентлар – Белорет, Әбҗәлил, Бөрҗән, Учалы районнары һәм Межгорье кешеләренең дә югары квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар. Үзәктә елына 600 дәвалау һәм диагностика процедурасы башкарырга исәп тотыла.Үзәкне ачу тантанасында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкәннәргә медицина ярдәме оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Галимуллина һәм министрлыкның штаттан тыш белгечләре – кардиолог Ирина Николаева, баш миендәге кан әйләнеше тайпылышында медицина ярдәмен координацияләү буенча белгеч Ирина Карамова, рентгенэндоваскуляр диагностика буенча белгеч Игорь Бузаев катнаштылар.Үзәкне ачканнан соң “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алынган ангиографик комплекста өч операция башкарылды. Уфа Кардиология үзәге белгечләре биредәге халыкка берничә көн дәвамында ярдәм күрсәтә.Автор: Ләйсән ЯкуповаЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/S-lam-t-bulsin-y-r-kl-r-80318/

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында Белорет үзәк район дәваханәсе базасында, “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проектына ярашлы, Төбәк кан тамырлары үзәге үз эшен башлады.
Хәзер республиканың ерак районнарындагы пациентлар – Белорет, Әбҗәлил, Бөрҗән, Учалы районнары һәм Межгорье кешеләренең дә югары квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар. Үзәктә елына 600 дәвалау һәм диагностика процедурасы башкарырга исәп тотыла.
Үзәкне ачу тантанасында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкәннәргә медицина ярдәме оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Галимуллина һәм министрлыкның штаттан тыш белгечләре – кардиолог Ирина Николаева, баш миендәге кан әйләнеше тайпылышында медицина ярдәмен координацияләү буенча белгеч Ирина Карамова, рентгенэндоваскуляр диагностика буенча белгеч Игорь Бузаев катнаштылар.
Үзәкне ачканнан соң “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алынган ангиографик комплекста өч операция башкарылды. Уфа Кардиология үзәге белгечләре биредәге халыкка берничә көн дәвамында ярдәм күрсәтә.
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/S-lam-t-bulsin-y-r-kl-r-80318/
Читайте нас: