+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2020, 11:00

“Минем бизнес” үзәкләре арта

2024 елга алар Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында барлыкка киләчәк.“Минем бизнес" эшкуарлыкка ярдәм итү үзәкләре Башкортстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә 2024 елга барлыкка киләчәк. Бу хакта төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова хәбәр итте."2019 елда Уфада — ике, Нефтекамада бер “Минем бизнес” үзәге ачылды. 2024 елга мондый үзәкләрне Башкортстанның барлык шәһәрләрендә дә ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта районнарга мобиль офислар чыга, 52 муниципалитетта консультацияләр үткәрелгән", — диде ведомство җитәкчесе. Шулай ук бизнес-шерифларны үстерүгә ярдәм алу буенча хакимият башлыкларының эшкуарлык буенча урынбасарларына консультацияләр бирәләр. Былтыр 38 районда яңа вазыйфалар булдырылды, 25 муниципалитетта вазыйфаларга яңадан билгеләделәр.Римма Бойцова, шулай ук, эшкуарларга финанс ярдәме чаралары турында сөйләде. Узган елда Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты белән 855 миллион сумга якын акча каралган. “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү" программасын гамәлгә ашыруга 896 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу максатлы эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка аша.“Тулаем алганда, 2019 елда Башкортстанга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә 1,2 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде", — дип хәбәр итте Римма Бойцова. Бу акчалар эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруга, яңа компанияләрне үстерү һәм яңа тармаклар үсешенә, төбәк предприятиеләренең яңа базарларга чыгуына, шул исәптән тышкы һәм финанс ярдәменә, ташламалы финанслауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Фото: “Башинформ” агентлыгыннанАвтор: Зөлфия ФәтхетдиноваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Minem-biznes--z-kl-re-arta-84238/

2024 елга алар Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында барлыкка киләчәк.“Минем бизнес" эшкуарлыкка ярдәм итү үзәкләре Башкортстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә 2024 елга барлыкка киләчәк. Бу хакта төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова хәбәр итте."2019 елда Уфада — ике, Нефтекамада бер “Минем бизнес” үзәге ачылды. 2024 елга мондый үзәкләрне Башкортстанның барлык шәһәрләрендә дә ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта районнарга мобиль офислар чыга, 52 муниципалитетта консультацияләр үткәрелгән", — диде ведомство җитәкчесе. Шулай ук бизнес-шерифларны үстерүгә ярдәм алу буенча хакимият башлыкларының эшкуарлык буенча урынбасарларына консультацияләр бирәләр. Былтыр 38 районда яңа вазыйфалар булдырылды, 25 муниципалитетта вазыйфаларга яңадан билгеләделәр.Римма Бойцова, шулай ук, эшкуарларга финанс ярдәме чаралары турында сөйләде. Узган елда Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты белән 855 миллион сумга якын акча каралган. “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү" программасын гамәлгә ашыруга 896 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу максатлы эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка аша.“Тулаем алганда, 2019 елда Башкортстанга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә 1,2 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде", — дип хәбәр итте Римма Бойцова. Бу акчалар эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруга, яңа компанияләрне үстерү һәм яңа тармаклар үсешенә, төбәк предприятиеләренең яңа базарларга чыгуына, шул исәптән тышкы һәм финанс ярдәменә, ташламалы финанслауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Minem-biznes--z-kl-re-arta-84238/
Читайте нас: