+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2020, 10:56

“СУНЫ КӨЯНТӘЛӘП ТАШЫЙ ИДЕК...”

Комлыкүл авылында ФАП ачу халык өчен сөенечле вакыйга булган.Уфа районының Комлыкүл авылында барлыгы 800 кеше яши. Авылдан Уфага кадәр ара — утыз чакрым. Авырып киткән кешегә бу якын түгел. Шуңа да биредә фельдшер-акушерлык пунктын ачу авыл халкы өчен зур вакыйга булган. ФАП ачылу Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашкан. Бу хакта “Башкортстан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә. Биредә кан басымын да үлчиләр, дәвалыйлар да. Ике атнага бер тапкыр ФАПка тар профильле белгечләр килә. «Моңа кадәр 1970 елда төзелгән иске агач бинада эшләдек. Канализация юк, су кертелмәгән, көянтә белән ташыдык. Бу бина 2019 елның маенда файдалануга тапшырылды, барлык шартлар да бар», — дип сөйли фельдшер-акушерлык пункты мөдире Дамира Әбдрәхимова.Әйткәндәй, республикада ФАПлар челтәрен булдыру эше Русия төбәкләре арасында үрнәк итеп куярлык. Быел ФАПлар челтәре бөтен ил буенча җәелдерелергә тиеш. Әмма эш пунктлар санында түгел — ярдәм үзе сыйфатлы булырга тиеш.“Аларның эше белешмә һәм юллама язып, кешеләрне район үзәгенә җибәреп утыруга кайтып калырга тиеш түгел, урыннардагы белгечләргә реаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш. Заманча җиһазлар һәм тизйөрешле Интернет кулланылырга тиеш. Мин Бөтенрусия халык фронтын ФАПларның җиһазланышын, төзелешен һәм ремонт барышын контрольгә алуны сорыйм", — диде Владимир Путин.Фото: ГТРК "Башкортостан".Чыганак: https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Suni-k-yant-l-p-tashiy-idek-84138/

Комлыкүл авылында ФАП ачу халык өчен сөенечле вакыйга булган.
Уфа районының Комлыкүл авылында барлыгы 800 кеше яши. Авылдан Уфага кадәр ара — утыз чакрым. Авырып киткән кешегә бу якын түгел. Шуңа да биредә фельдшер-акушерлык пунктын ачу авыл халкы өчен зур вакыйга булган. ФАП ачылу Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашкан.
Бу хакта “Башкортстан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә. Биредә кан басымын да үлчиләр, дәвалыйлар да. Ике атнага бер тапкыр ФАПка тар профильле белгечләр килә.
«Моңа кадәр 1970 елда төзелгән иске агач бинада эшләдек. Канализация юк, су кертелмәгән, көянтә белән ташыдык. Бу бина 2019 елның маенда файдалануга тапшырылды, барлык шартлар да бар», — дип сөйли фельдшер-акушерлык пункты мөдире Дамира Әбдрәхимова.
Әйткәндәй, республикада ФАПлар челтәрен булдыру эше Русия төбәкләре арасында үрнәк итеп куярлык. Быел ФАПлар челтәре бөтен ил буенча җәелдерелергә тиеш. Әмма эш пунктлар санында түгел — ярдәм үзе сыйфатлы булырга тиеш.
“Аларның эше белешмә һәм юллама язып, кешеләрне район үзәгенә җибәреп утыруга кайтып калырга тиеш түгел, урыннардагы белгечләргә реаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш. Заманча җиһазлар һәм тизйөрешле Интернет кулланылырга тиеш. Мин Бөтенрусия халык фронтын ФАПларның җиһазланышын, төзелешен һәм ремонт барышын контрольгә алуны сорыйм", — диде Владимир Путин.
Фото: ГТРК "Башкортостан".
Чыганак: https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Suni-k-yant-l-p-tashiy-idek-84138/
Читайте нас: