+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2020, 11:07

«Беренче трест» милли проектларга кушылды

“Беренче трест" төзелеш компаниясе 2020 елда республикада беренче булып милли проектларга кушылды. Сүз “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проекты турында бара.Исегезгә төшерәбез, Русиядә барлыгы 12 милли проект эшли, алар Владимир Путинның «май указлары" белән расланды. Әлеге илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштерүнең заманча схемаларын үзләрендә гамәлгә ашыра башлый алалар. Шул рәвешле, компанияләр заманча стандартларга бер адым якыная бара.Башкортстанд бүгенге көндә республиканың 55 предприятиесе белән килешү төзелде, алар үзләрендә яңа технологияләр кертеп эшләячәк. «Беренче трест» компаниясе Башкортстанда күпкатлы торак йортлар төзи. Компания җитәкчелеге илкүләм проектта катнашу предприятие өчен уңай нәтиҗә бирә дигән фикерен белдерде.Әйткәндәй, илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр өчен шулай ук финанс ярдәме дә каралган. Елына 1% белән 5 елга 300 мең сумга кадәр займ алу мөмкинлеге каралган.Автор : Каспранова ЛяйсанЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Berenche-trest-milli-proektlarga-kushildi-87152/

“Беренче трест" төзелеш компаниясе 2020 елда республикада беренче булып милли проектларга кушылды. Сүз “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проекты турында бара.
Исегезгә төшерәбез, Русиядә барлыгы 12 милли проект эшли, алар Владимир Путинның «май указлары" белән расланды. Әлеге илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштерүнең заманча схемаларын үзләрендә гамәлгә ашыра башлый алалар. Шул рәвешле, компанияләр заманча стандартларга бер адым якыная бара.
Башкортстанд бүгенге көндә республиканың 55 предприятиесе белән килешү төзелде, алар үзләрендә яңа технологияләр кертеп эшләячәк. «Беренче трест» компаниясе Башкортстанда күпкатлы торак йортлар төзи. Компания җитәкчелеге илкүләм проектта катнашу предприятие өчен уңай нәтиҗә бирә дигән фикерен белдерде.
Әйткәндәй, илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр өчен шулай ук финанс ярдәме дә каралган. Елына 1% белән 5 елга 300 мең сумга кадәр займ алу мөмкинлеге каралган.
Автор : Каспранова Ляйсан
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Berenche-trest-milli-proektlarga-kushildi-87152/
Читайте нас: