+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2020, 11:13

Чит ил каләмнәре безнең агачтан эшләнә

Республика Хөкүмәтенең планнарында - экспортерларга дәүләт ярдәме чаралары исемлеген киңәйтү.
Хәзерге вакытта республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан чимал булмаган энергетика товарлары җитештерүчеләргә товарларны экспортлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе эшләнгән.
Хәзер Башкортстанда күрелә торган чаралар төбәктә Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләнгән "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Былтыр җәй республикада экспортерларны өлешчә субсидияләү программасы старт алды. Аның ярдәмендә компанияләр даими рәвештә поставкалау буенча 5 миллион сумга кадәр һәм "пилот" партияләр буенча 1 миллион сумга кадәр чыгымнарны компенсацияли ала.
Былтыр программадан Башкортстанның 39 предприятиесе файдаланган. Аларның 31е даими рәвештә экспортка товарлар озаткан өчен барлыгы 37,48 миллион сумын кире кайтарган. Төбәкнең сигез компаниясе "пилот" партияләре өчен 2,52 миллион сум акча алган.
Республика предприятиеләре экспортка химия сәнәгате, агросәнәгать комплексы продукциясе, нефть-газ секторы өчен җиһазлар, металл, агач материаллары, агач күмере, пыяла, вертолетлар, шул исәптән уникаль товарлар: каләм ясау өчен такталар, сәүдә үзәкләре өчен килүчеләрне исәпләгеч төяп озаткан. Бу продукция Башкортстанның резидент компанияләре тарафыннан җитештерелгән һәм республика территориясеннән экспортланган.
Фото: Газета.ру
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Chit-il-kal-mn-re-bezne-agachtan-eshl-n-89853/
Читайте нас: