+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2020, 11:10

Быел дүрт онкология үзәге ачыла

2020 елда республикада дүрт онкология үзәге ачыла, дип хәбәр итте Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.“Уфаның 13нче дәваханәсендә, Күмертауда, Нефтекамада һәм Октябрьскийда үзәкләр эшли, – диде ул. – Шулай ук Стәрлетамакта беренче квартал азагында 1нче шәһәр дәваханәсендә химия терапиясе бүлеген ачу күзаллана. Онкология диспансерында палаталы поликлиника корпусы файдалануга тапшырыла”.Республика сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе әйтүенчә, яман шеш чирләрен диагностикалау өчен аппаратураның искерү проблемасы бар. Әлеге вакытта 60-70 проценты – иске. Бу база җайлап кына яңартыла. Республика компетентлы кадрларга да мохтаҗ. Министр әйтүенчә, бүгенге көндә 120 онколог җитешми. 2020 елда 30 белгечнең килүе көтелә.Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Адель Измайлов әйтүенчә, Башкортстанда яман шешләрне ачыклау очраклары арта.#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроектыАвтор : Тазеева РуфинаЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Biel-d-rt-onkologiya-z-ge-achila-93183/

2020 елда республикада дүрт онкология үзәге ачыла, дип хәбәр итте Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
“Уфаның 13нче дәваханәсендә, Күмертауда, Нефтекамада һәм Октябрьскийда үзәкләр эшли, – диде ул. – Шулай ук Стәрлетамакта беренче квартал азагында 1нче шәһәр дәваханәсендә химия терапиясе бүлеген ачу күзаллана. Онкология диспансерында палаталы поликлиника корпусы файдалануга тапшырыла”.
Республика сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе әйтүенчә, яман шеш чирләрен диагностикалау өчен аппаратураның искерү проблемасы бар. Әлеге вакытта 60-70 проценты – иске. Бу база җайлап кына яңартыла. Республика компетентлы кадрларга да мохтаҗ. Министр әйтүенчә, бүгенге көндә 120 онколог җитешми. 2020 елда 30 белгечнең килүе көтелә.
Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Адель Измайлов әйтүенчә, Башкортстанда яман шешләрне ачыклау очраклары арта.
#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты
Автор : Тазеева Руфина
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Biel-d-rt-onkologiya-z-ge-achila-93183/
Читайте нас: