+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2020, 11:06

Башкортстан “Үсеш ноктасы” булдыруда тәҗрибә бүлешә

Ырынбур өлкәсе вәкилләре республикадагы шундый үзәкләрнең эше белән танышты.Башкортстанда ике төбәкнең — Башкортостан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыкларының эшлекле очрашуы үтте. Тиздән безнең көньяк күршеләребезгә үзләрендә масштаблы проектны — “Үсеш ноктасы”н эшләтеп җибәрергә туры киләчәк.Билгеле булуынча, “Үсеш ноктасы” — Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен барлык Русия территориясендә булдырылучы санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр. Узган елда Башкортстанда 133 авыл мәктәбе базасында мондый үзәкләр оештырылды. Ырынбур өлкәсендә әлеге проект беренче тапкыр старт алачак.— Бу очрашу ырынбурлылар башлангычы белән оештырылды. Эш шунда ки, алар быел гына “Үсеш ноктасы” проектына керә. Бу эшлекле очрашу аларга безнең республикада “Үсеш ноктасы” үзәкләренең ничек барлыкка килүен, аларның ничек эшләвен, нинди авырлыклар килеп тууын белү өчен кирәк, — ди Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге җитәкчесе Жанна Миникеева.Ике ведомство вәкилләре Федоровка, Стәрлебаш районнарындагы һәм Җиргән авылындагы үзәкләрдә булды. Кунаклар җиһазлар белән танышты, балалар белән аралашты, үзәк педагоглары белән уртак мәсьәләләр турында фикер алышты.Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.Автор: Зөлфия ФәтхетдиноваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan--sesh-noktasi-buldiruda-t-rib-b-lesh-96624/

Ырынбур өлкәсе вәкилләре республикадагы шундый үзәкләрнең эше белән танышты.Башкортстанда ике төбәкнең — Башкортостан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыкларының эшлекле очрашуы үтте. Тиздән безнең көньяк күршеләребезгә үзләрендә масштаблы проектны — “Үсеш ноктасы”н эшләтеп җибәрергә туры киләчәк.Билгеле булуынча, “Үсеш ноктасы” — Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен барлык Русия территориясендә булдырылучы санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр. Узган елда Башкортстанда 133 авыл мәктәбе базасында мондый үзәкләр оештырылды. Ырынбур өлкәсендә әлеге проект беренче тапкыр старт алачак.— Бу очрашу ырынбурлылар башлангычы белән оештырылды. Эш шунда ки, алар быел гына “Үсеш ноктасы” проектына керә. Бу эшлекле очрашу аларга безнең республикада “Үсеш ноктасы” үзәкләренең ничек барлыкка килүен, аларның ничек эшләвен, нинди авырлыклар килеп тууын белү өчен кирәк, — ди Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге җитәкчесе Жанна Миникеева.Ике ведомство вәкилләре Федоровка, Стәрлебаш районнарындагы һәм Җиргән авылындагы үзәкләрдә булды. Кунаклар җиһазлар белән танышты, балалар белән аралашты, үзәк педагоглары белән уртак мәсьәләләр турында фикер алышты.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan--sesh-noktasi-buldiruda-t-rib-b-lesh-96624/
Читайте нас: