Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты Башкортстанда уңышлы гамәлгә ашырыла.Башкортстанда 2019 елда 2 372 мең квадрат метр мәйданлы 32 мең фатир төзелгән (+3,2 процент). Республика файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында икенче урында тора. Беренче урында — Татарстан (2 675 мең квадрат метр).Башстат мәгълүматларына караганда, торакларның 58 проценты гражданнар тарафыннан үз хисабына яисә кредитлар ярдәмендә төзелгән — бу гомуми мәйданы 1388 мең квадрат метр булган 12,5 мең шәхси торак йорт.Төзүче компанияләр узган елда гомум мәйданы 984 мең квадрат метр булган 19,4 мең фатирны тапшырганнар — бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 10,8 процентка артык. Торак төзелеше структурасында аларның өлеше 2,7 процентка арткан (2018 елда 38,8 проценттан 2019 елда 41,5 процентка кадәр).Башкортстан җан башына торак төзү буенча Идел буе федераль округында 4нче урында тора: 1000 кешегә исәпләгәндә 587 квадрат метр (бер кешегә 0,6 квадрат метр чамасы). Төбәк Хөкүмәтенең «бишьеллыкка» планнарында — 2024 елга бер кешегә 27 квадрат метр күрсәткечкә ирешү.