+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2020, 11:23

Башлангыч сыйныф укучылары бушлай тукланачак

Республикада моның өчен шартлар бармы?2021 елда башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар аш оештыруга 1,6 миллиард сум кирәк булачак. Бу хакта социаль ярдәм чаралары буенча видеоселектор киңәшмәсендә Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.Аның сүзләренә караганда, түләүсез туклану турындагы закон әлегә кабул ителмәгән, ул килештерү процедурасын уза, ә министрлык төбәкләрдән әлеге ярдәмгә күпме акча кирәк булачагын соратып алган.Хәзерге вакытта Башкортстанда 1-4нче сыйныфларда 220 мең укучы белем ала.Ике иртәнге һәм кайнар төшке аш өчен (Уфада) ата-аналар түләве уртача 33 сум тәшкил итә. Министрлыкта 45 сумлык исәп-хисап алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ризыкны бер генә кабул итү — кайнар төшке аш бушлай булачак.Әлеге мәгълүматлардан чыгып, балаларны тукландыруга 2020 елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр 756 миллион сум кирәк булачак.Министр урынбасары сүзләренә караганда, тулаем алганда, бушлай туклануга күчүгә үз азык-төлек блогы булган мәктәпләр әзер, 45 уку йортында алар юк. Фото: "Башинформ" агентлыгыннанАвтор: Резида ВалитоваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashlangich-siynif-ukuchilari-bushlay-tuklanachak-100295/

Республикада моның өчен шартлар бармы?2021 елда башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар аш оештыруга 1,6 миллиард сум кирәк булачак. Бу хакта социаль ярдәм чаралары буенча видеоселектор киңәшмәсендә Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.Аның сүзләренә караганда, түләүсез туклану турындагы закон әлегә кабул ителмәгән, ул килештерү процедурасын уза, ә министрлык төбәкләрдән әлеге ярдәмгә күпме акча кирәк булачагын соратып алган.Хәзерге вакытта Башкортстанда 1-4нче сыйныфларда 220 мең укучы белем ала.Ике иртәнге һәм кайнар төшке аш өчен (Уфада) ата-аналар түләве уртача 33 сум тәшкил итә. Министрлыкта 45 сумлык исәп-хисап алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ризыкны бер генә кабул итү — кайнар төшке аш бушлай булачак.Әлеге мәгълүматлардан чыгып, балаларны тукландыруга 2020 елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр 756 миллион сум кирәк булачак.Министр урынбасары сүзләренә караганда, тулаем алганда, бушлай туклануга күчүгә үз азык-төлек блогы булган мәктәпләр әзер, 45 уку йортында алар юк.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Автор: Резида Валитова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashlangich-siynif-ukuchilari-bushlay-tuklanachak-100295/
Читайте нас: