+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2020, 11:15

Безнең интеллектуалларыбыз

Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының Шаран районы муниципаль этабы сайлап алу турына йомгаклар ясалдыБелем бирү оешмаларында укучыларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру һәм аларны фәнни-инновацион эшчәнлек формаларына җәлеп итү максатларында 1 санлы Шаран мәктәбе базасында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы муниципаль этабының сайлап алу туры үтте, эш “Уйлап табу мәсьәләләрен чишү”, “Робот техникасы”, “Программалаштыру” юнәлешләре һәм “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены буенча алып барылды. 1 һәм 2 санлы Шаран, А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле, И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәпләре командалары 4 сәгать дәвамында төрле дәрәҗә катлаулыктагы мәсьәләләрне чиштеләр.Мәсәлән, командалар “Уйлап-табу мәсьәләләрен чишү” программасы буенча чишүнең ике вариантын тәкъдим иттеләр. Аларның тырышлыкларын А. Д. Асмеев, С, Г. Тамилина составындагы жюри лаеклы бәяләде.“Робот техникасы” программасы буенча ярыш шартлары да катлаулы иде: кыска вакыт эчендә робот, каршылыкларны җиңеп, шакмакларны билгеләнгән зонага күчереп һәм аларны манара итеп урнаштырып, маршрут (хәрәкәт траекториясе) буенча билгеләнгән сызыктан үтәргә тиеш иде. Шуның өстенә, манара никадәр биек булса, команда шулкадәр күбрәк баллар ала. Монда Руслан Хәбиров һәм Максим Быков составындагы А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе командасы 105 балл җыйды һәм 1 урынны алды, ә (1 санлы Шаран мәктәбе командасыннан Илмир Ибәтуллин белән Эмиль Асмеев 80 балл белән 2 урынга чыктылар. Аларга информатика укытучылары А. Н. Ульданов, О. Е. Андриянова һәм Г. В. Шәвәлиева составындагы жюри бәя бирде.“Программалаштыру” программасы буенча да ярышлар шактый кызу барды. Командаларга катлаулы мәсьәләләргә алгоритм табу бурычы куелды. Жюри әгъзалары З. В. Петрова, Р. Д. Минһаҗева, И. А.Сәмигуллина биремнәрдәкүрсәтелгән вакыт һәм хәтер чикләүләрен катгый күзәтеп барды, программаларны тестлаштыру процессында һәр уңышсыз чишү өчен балларны киметтеләр. Һәм шулай да 1 санлы Шаран мәктәбенең 11сыйныф укучылары Александра Рыцева һәм Риналь Хөснуллин максималь күләмдә баллар җыя алдылар. Алар район данын төбәк дәрәҗәсендә яклауга лаек булдылар.Ә иң мавыктыргычы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены булды, Чараны алып баручы 1 санлы Шаран мәктәбе биология укытучысы Р. Ф. Габдуллина 24 сорау тәкъдим итте. Бер минут үтү белән командалар капитаннары: Альфред Хәбибуллин (1 санлы Шаран мәктәбе), Сөмбел Исламова ( И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе), Айсылу Хәләпова (А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе) һәм Рамазан Әхмәтов (2 санлы Шаран мәктәбе) бирелгән сорауларга җаваплар язылган бланкларны жюрига тапшырырга тиеш иделәр. Укучылардан ординар булмаган җаваплар таләп иткән биремнәр тәкъдим ителде. Командаларның җаваплары һәм аңлатмалары бик үзенчәлекле булды, район мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире Р. Р. Латыйпова һәм район мәгариф бүлеге методисты Ф. Г. Гайфуллина составындагы жюри урыннарны түбәндәгечә билгеләде: 1 урында 1 санлы Шаран мәктәбе, 2 урынны – 2 санлы Шаран мәктәбе алды, 3 урынны И. Абдуллин исемендәге Зирекле һәм А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәпләре үзара бүлештеләр. Урыннар сайлап алу турының барлык биремнәре нәтиҗәләре белән тәңгәл килде.Район мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире Р. Р. Латыйпова Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы муниципаль этабы сайлап алу турын оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен 1 санлы Шаран мәктәбе администрациясенә рәхмәт белдерде һәм җиңүче командаларның төбәк дәрәҗәсендә, ә аннары 2020 елның март аенда Йошкар-Ола шәһәрендә үтәчәк округ финалында да югары белемнәрен күрсәтерләр, диде.С. ТАМИЛИНА, 1 санлы Шаран мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;

Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының Шаран районы муниципаль этабы сайлап алу турына йомгаклар ясалды
Белем бирү оешмаларында укучыларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру һәм аларны фәнни-инновацион эшчәнлек формаларына җәлеп итү максатларында 1 санлы Шаран мәктәбе базасында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы муниципаль этабының сайлап алу туры үтте, эш “Уйлап табу мәсьәләләрен чишү”, “Робот техникасы”, “Программалаштыру” юнәлешләре һәм “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены буенча алып барылды. 1 һәм 2 санлы Шаран, А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле, И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәпләре командалары 4 сәгать дәвамында төрле дәрәҗә катлаулыктагы мәсьәләләрне чиштеләр.
Мәсәлән, командалар “Уйлап-табу мәсьәләләрен чишү” программасы буенча чишүнең ике вариантын тәкъдим иттеләр. Аларның тырышлыкларын А. Д. Асмеев, С, Г. Тамилина составындагы жюри лаеклы бәяләде.
“Робот техникасы” программасы буенча ярыш шартлары да катлаулы иде: кыска вакыт эчендә робот, каршылыкларны җиңеп, шакмакларны билгеләнгән зонага күчереп һәм аларны манара итеп урнаштырып, маршрут (хәрәкәт траекториясе) буенча билгеләнгән сызыктан үтәргә тиеш иде. Шуның өстенә, манара никадәр биек булса, команда шулкадәр күбрәк баллар ала. Монда Руслан Хәбиров һәм Максим Быков составындагы А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе командасы 105 балл җыйды һәм 1 урынны алды, ә (1 санлы Шаран мәктәбе командасыннан Илмир Ибәтуллин белән Эмиль Асмеев 80 балл белән 2 урынга чыктылар. Аларга информатика укытучылары А. Н. Ульданов, О. Е. Андриянова һәм Г. В. Шәвәлиева составындагы жюри бәя бирде.
“Программалаштыру” программасы буенча да ярышлар шактый кызу барды. Командаларга катлаулы мәсьәләләргә алгоритм табу бурычы куелды. Жюри әгъзалары З. В. Петрова, Р. Д. Минһаҗева, И. А.Сәмигуллина биремнәрдә
күрсәтелгән вакыт һәм хәтер чикләүләрен катгый күзәтеп барды, программаларны тестлаштыру процессында һәр уңышсыз чишү өчен балларны киметтеләр. Һәм шулай да 1 санлы Шаран мәктәбенең 11сыйныф укучылары Александра Рыцева һәм Риналь Хөснуллин максималь күләмдә баллар җыя алдылар. Алар район данын төбәк дәрәҗәсендә яклауга лаек булдылар.
Ә иң мавыктыргычы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены булды, Чараны алып баручы 1 санлы Шаран мәктәбе биология укытучысы Р. Ф. Габдуллина 24 сорау тәкъдим итте. Бер минут үтү белән командалар капитаннары: Альфред Хәбибуллин (1 санлы Шаран мәктәбе), Сөмбел Исламова ( И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе), Айсылу Хәләпова (А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе) һәм Рамазан Әхмәтов (2 санлы Шаран мәктәбе) бирелгән сорауларга җаваплар язылган бланкларны жюрига тапшырырга тиеш иделәр. Укучылардан ординар булмаган җаваплар таләп иткән биремнәр тәкъдим ителде. Командаларның җаваплары һәм аңлатмалары бик үзенчәлекле булды, район мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире Р. Р. Латыйпова һәм район мәгариф бүлеге методисты Ф. Г. Гайфуллина составындагы жюри урыннарны түбәндәгечә билгеләде: 1 урында 1 санлы Шаран мәктәбе, 2 урынны – 2 санлы Шаран мәктәбе алды, 3 урынны И. Абдуллин исемендәге Зирекле һәм А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәпләре үзара бүлештеләр. Урыннар сайлап алу турының барлык биремнәре нәтиҗәләре белән тәңгәл килде.
Район мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире Р. Р. Латыйпова Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы муниципаль этабы сайлап алу турын оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен 1 санлы Шаран мәктәбе администрациясенә рәхмәт белдерде һәм җиңүче командаларның төбәк дәрәҗәсендә, ә аннары 2020 елның март аенда Йошкар-Ола шәһәрендә үтәчәк округ финалында да югары белемнәрен күрсәтерләр, диде.
С. ТАМИЛИНА, 1 санлы Шаран мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: