+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2020, 11:03

Башкортстан субсидия алачак

Башкортстан 2020 елда ведомствоара электрон багланышлар системасын үстерүгә 8,3 миллион сум субсидия алачак. Тиешле килешү Башкортстан Хөкүмәте һәм Русия коммуникацияләр министрлыгы арасында төзелгән.Субсидия Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Санлы икътисад» программасын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.Федераль финанслу “Санлы дәүләт идарәсе” төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк. Ул ведомствоара хезмәттәшлекнең бердәм системасы белешмәләрен һәм сервисларын электрон рәвешкә күчерүне күздә тота.Төбәкнең мәгълүмат системаларын үстерү ведомствоара электрон багланышлар системасының өченче версиясенә (СМЭВ) күчү өчен кирәк. Аның ярдәмендә ведомстволар арасында мәгълүматны күпкә тизрәк тапшырырга мөмкин булачак, димәк, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең оперативлыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкин булачак.СМЭВның өченче версиясе суперсервислар проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк - дәүләт хезмәтләрен күрсәтүдә кәгазьләр кулланылмаячак һәм учреждениегә барып йөрергә кирәк булмаячак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;Автор: Фануз ХабибуллинЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-subsidiya-alachak-104168/

Башкортстан 2020 елда ведомствоара электрон багланышлар системасын үстерүгә 8,3 миллион сум субсидия алачак. Тиешле килешү Башкортстан Хөкүмәте һәм Русия коммуникацияләр министрлыгы арасында төзелгән.Субсидия Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Санлы икътисад» программасын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.Федераль финанслу “Санлы дәүләт идарәсе” төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк. Ул ведомствоара хезмәттәшлекнең бердәм системасы белешмәләрен һәм сервисларын электрон рәвешкә күчерүне күздә тота.Төбәкнең мәгълүмат системаларын үстерү ведомствоара электрон багланышлар системасының өченче версиясенә (СМЭВ) күчү өчен кирәк. Аның ярдәмендә ведомстволар арасында мәгълүматны күпкә тизрәк тапшырырга мөмкин булачак, димәк, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең оперативлыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкин булачак.СМЭВның өченче версиясе суперсервислар проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк - дәүләт хезмәтләрен күрсәтүдә кәгазьләр кулланылмаячак һәм учреждениегә барып йөрергә кирәк булмаячак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-subsidiya-alachak-104168/
Читайте нас: