Ул тагын да күбрәк нәни тамашачыларны кабул итә алачак.Уфадагы Башкорт дәүләт курчак театрын алдагы елларда зур үзгәрешләр көтә. Реконструкция проекты әзер һәм ул дәүләт экспертизасы үткән дә инде. Бу хакта республика Мәдәният министрлыгына сылтама белән “Башинформ” хәбәр итә.Реконструкция кысаларында кече залны, балаларның актерлык осталыгы, мультипликация студияләрен үз эченә алган дүрт катлы янкорма төзү планлаштырыла. Театрның гомум мәйданы 2,5 мең квадрат метрдан 6,5 мең квадрат метрга җитәчәк. Янкорманы төзү эшләренең тулы комплексын 2021-22 елларда үткәрү күздә тотыла.Реконструкция чыгымнарының бер өлешен Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” проекты кысаларында федераль субсидия исәбенә каплау планлаштырыла. Калган өлеше республика бюджетыннан финансланачак.Башкорт дәүләт курчак театрына 1932 елда нигез салына һәм ул республикада иң борынгы театрларның берсе. Аның үсешен 1976 елда төзелгән бинада мәйданнар җитмәү тоткарлый.