+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2020, 11:25

Яңа корпус сафка керәчәк

2020 елның мартында Республика онкология диспансерының яңа корпусында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланырга тиеш.2017 елның сентябрендә республика хөкүмәте заказы буенча биредә хирургия корпусына 240 урынлык янкорма һәм сменага 450 кешене кабул итәрлек поликлиника салына башлады. Төзелеш эшләренең суммасы 1 миллиард сумнан артыкка бәяләнә, корамаллар хакы – 929,4 миллион. Федераль бюджет проектны 685 миллион сумга финанслый.Яңа 9 катлы янкормада поликлиника, лор-онкология, гинекология, урология, маммология, торакоабдоминаль бүлекләре урнашачак. Май-апрельдә җиһазлар сатып алыначак, җәй башыннан корпус тулы көчкә эшли башлар дип көтелә.Автор : Арсланова ГулараЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ya-a-korpus-safka-ker-ch-k-110671/

2020 елның мартында Республика онкология диспансерының яңа корпусында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланырга тиеш.
2017 елның сентябрендә республика хөкүмәте заказы буенча биредә хирургия корпусына 240 урынлык янкорма һәм сменага 450 кешене кабул итәрлек поликлиника салына башлады. Төзелеш эшләренең суммасы 1 миллиард сумнан артыкка бәяләнә, корамаллар хакы – 929,4 миллион. Федераль бюджет проектны 685 миллион сумга финанслый.
Яңа 9 катлы янкормада поликлиника, лор-онкология, гинекология, урология, маммология, торакоабдоминаль бүлекләре урнашачак. Май-апрельдә җиһазлар сатып алыначак, җәй башыннан корпус тулы көчкә эшли башлар дип көтелә.
Автор : Арсланова Гулара
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ya-a-korpus-safka-ker-ch-k-110671/
Читайте нас: