+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2020, 11:14

Фән сәнәгатьне күтәрергә тиеш

Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге һәм мәгълүмати технологияләр паркы булдырылачак.Бу хакта республика ведомствоара комиссиясенең һәм "Ростех" дәүләт корпорациясенең беренче утырышында Радий Хәбиров белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, предприятие Башкортстанның иң төп стратегик партнерларының берсе булып тора һәм Башкортстан сәнәгате үсешенә үз өлешен елдан-ел арттыра бара. Узган елда төбәктә сәнәгать җитештерү индексы гомумрусия күрсәткеченнән 2%ка арткан. Утырышта шулай ук республика предприятиеләре, аерым алганда, Уфа моторлар җитештерү берләшмәсе эше буенча да фикер алыштылар. Радий Хәбиров 8 февраль көнне әлеге сәнәгать берләшмәсендә эш визиты белән булды. Шулай ук Башкортстан Башлыгы гыйнвар аенда Кумертау авиация җитештерү берләшмәсенең эше белән танышты. Эш визиты барышында "Ка" вертолетларының серияле җитештерелүен саклап калу өчен чыгыш ясаган иде. Әлеге утырышта, Республика Башлыгы Радий Хәбиров: “Хөкүмәт сәнәгать предприятиеләренә барлык ярдәмне дә күрсәтергә әзер”,- дип белдерде.Утырышта төбәккә инвестицияләр җәлеп итү, фәнни-мәгариф үзәк һәм IT-парк төзү кебек мәсьәләләр каралды.Болар барсы да Владимир Путинның май указларына ярашлы “Фән” милли проекты кысаларында башкарыла.Автор : Фаткуллин РәдифФото: preobrinfo.ruЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/F-n-s-n-gatne-k-t-rerg-tiesh-114223/

Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге һәм мәгълүмати технологияләр паркы булдырылачак.
Бу хакта республика ведомствоара комиссиясенең һәм "Ростех" дәүләт корпорациясенең беренче утырышында Радий Хәбиров белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, предприятие Башкортстанның иң төп стратегик партнерларының берсе булып тора һәм Башкортстан сәнәгате үсешенә үз өлешен елдан-ел арттыра бара. Узган елда төбәктә сәнәгать җитештерү индексы гомумрусия күрсәткеченнән 2%ка арткан. Утырышта шулай ук республика предприятиеләре, аерым алганда, Уфа моторлар җитештерү берләшмәсе эше буенча да фикер алыштылар. Радий Хәбиров 8 февраль көнне әлеге сәнәгать берләшмәсендә эш визиты белән булды. Шулай ук Башкортстан Башлыгы гыйнвар аенда Кумертау авиация җитештерү берләшмәсенең эше белән танышты. Эш визиты барышында "Ка" вертолетларының серияле җитештерелүен саклап калу өчен чыгыш ясаган иде. Әлеге утырышта, Республика Башлыгы Радий Хәбиров: “Хөкүмәт сәнәгать предприятиеләренә барлык ярдәмне дә күрсәтергә әзер”,- дип белдерде.
Утырышта төбәккә инвестицияләр җәлеп итү, фәнни-мәгариф үзәк һәм IT-парк төзү кебек мәсьәләләр каралды.
Болар барсы да Владимир Путинның май указларына ярашлы “Фән” милли проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Фото: preobrinfo.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/F-n-s-n-gatne-k-t-rerg-tiesh-114223/
Читайте нас: