+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2020, 11:10

Яшьләр өчен лагерь ачылачак. Тик ял итү өчен түгел...

Башкортстанда эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча халыкара лагерь булдыру өстендә актив эшли башладылар. Аны Уфаның “Речные зори” шифаханәсе базасында ачарга планлаштыралар.Лагерьның концепциясе турында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин республика хөкүмәтендә узган утырышта җентекләп сөйләде.Ул ассызыклаганча, бүген яшьләрне кызыксындырган иң кирәкле темалар арасында – эшмәкәрлек, финанс белеме, тележурналистика, блогерлык, ораторлык сәнгате. Шуңа күрә бу темалар әлеге проект кысаларында тәкъдим ителәчәк тә.Шулай ук министр билгеләп үткәнчә, “Речные зори” шифаханәсе мәйданы 2 мең квадрат метрдан артык һәм проектка – урын һәм база җитәрлек булачак.Фото: tour102.ru сайтыннанАвтор: Денис ТаваевЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yashl-r-chen-lager-achilachak-Tik-yal-it--chen-t-gel-114294/

Башкортстанда эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча халыкара лагерь булдыру өстендә актив эшли башладылар. Аны Уфаның “Речные зори” шифаханәсе базасында ачарга планлаштыралар.Лагерьның концепциясе турында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин республика хөкүмәтендә узган утырышта җентекләп сөйләде.Ул ассызыклаганча, бүген яшьләрне кызыксындырган иң кирәкле темалар арасында – эшмәкәрлек, финанс белеме, тележурналистика, блогерлык, ораторлык сәнгате. Шуңа күрә бу темалар әлеге проект кысаларында тәкъдим ителәчәк тә.Шулай ук министр билгеләп үткәнчә, “Речные зори” шифаханәсе мәйданы 2 мең квадрат метрдан артык һәм проектка – урын һәм база җитәрлек булачак.
Фото: tour102.ru сайтыннан
Автор: Денис Таваев
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yashl-r-chen-lager-achilachak-Tik-yal-it--chen-t-gel-114294/
Читайте нас: