+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2020, 10:55

Башкортстан алданган өлешчеләр проблемасын "РФ ДОМ" банкы ярдәмендә хәл итәргә ниятли

Башкортстан җитәкчелеге алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен Русия Төзелеш министрлыгыннан РФ ДОМ банкы белән үзара хезмәттәшлектә ярдәм күрсәтүен сорый, республикада алар 8 меңгә якын исәпләнә.Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белән гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте."Башкортстанда алданган өлешчеләр белән шактый җитди мирасыбыз бар. Алар - якынча, 8 мең кеше. Без мөмкинлекләр кысаларында хәл итәбез, декабрь, ноябрьдә без "РФ ДОМ" белән хезмәттәшлекне җайга салу өчен эшләдек. Бу структура белән тагын да активрак хезмәттәшлек итәргә телибез", - дип хәбәр итте Радий Хәбиров.2019 елның августында Башкортстан Башлыгы банкротлыкка чыккан төзүчеләрнең йортларын бюджет хисабына төзеп бетерәчәк фонд булдыру турында хәбәр итте. Фонд бюджет акчалары белән тулыланыр дип уйланылган иде, әмма конкрет сумма турында сүз булмады, дип хәбәр итә ТАСС.Автор: Фануз ХабибуллинЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-aldangan-leshchel-r-problemasin-RF-DOM-banki-yard-mend-h-l-it-rg-niyatli-114643/

Башкортстан җитәкчелеге алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен Русия Төзелеш министрлыгыннан РФ ДОМ банкы белән үзара хезмәттәшлектә ярдәм күрсәтүен сорый, республикада алар 8 меңгә якын исәпләнә.Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белән гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте."Башкортстанда алданган өлешчеләр белән шактый җитди мирасыбыз бар. Алар - якынча, 8 мең кеше. Без мөмкинлекләр кысаларында хәл итәбез, декабрь, ноябрьдә без "РФ ДОМ" белән хезмәттәшлекне җайга салу өчен эшләдек. Бу структура белән тагын да активрак хезмәттәшлек итәргә телибез", - дип хәбәр итте Радий Хәбиров.2019 елның августында Башкортстан Башлыгы банкротлыкка чыккан төзүчеләрнең йортларын бюджет хисабына төзеп бетерәчәк фонд булдыру турында хәбәр итте. Фонд бюджет акчалары белән тулыланыр дип уйланылган иде, әмма конкрет сумма турында сүз булмады, дип хәбәр итә ТАСС.
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-aldangan-leshchel-r-problemasin-RF-DOM-banki-yard-mend-h-l-it-rg-niyatli-114643/
Читайте нас: