+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2020, 11:01

Цифрлы технологияләр нотариус эшен җиңеләйтә

Бүген тормышыбызны нотариус хезмәтеннән башка күз алдына китерүе авыр. Зур сату-алулар башкарганда, милек теркәгәндә, мирас күчергәндә иң элек аларга барабыз. Адым саен мошенниклар тап булган заманда аларның хезмәте бәяләп беткесез. Тик нотариус офисларындагы чиратлар гына кәефне кыра. Уфа эчендә аларның күп булуы эшне җиңеләйтә, әлбәттә. Әмма авыл һәм район үзәгендә яшәүче кешегә нотариуска эләгү – бик четерекле мәсьәлә. Кайбер районнарда иртә таңнан чират алулары да мәгълүм. Ниһаять, заман технологияләренең барлык тармакларга үтеп керүен үзебездә сизә башладык кебек. Дөресрәге, төптән уйланылган законнар моңа этәргеч булып тора. Күптән түгел, Владимир Путин нотариуслар эшчәнлегендә уңайлыклар тудыручы законны имзалаган иде. Иң мөһиме, әлеге закон гади кешеләрне кайгыртып эшләнгән. Нотариуслар башка төбәктә фатир сатып алуны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк. Алар электрон элемтә каналлары аша бер-берсе белән дистанцион килешүләр төзи башлаячак. Мисал өчен Владивостокта яшәүче сатып алучыга, Уфа шәһәрендәге фатир сатучы белән шәхсән очрашу мәҗбүри булмаячак. Аларның икесенә дә үзләре яшәгән җирлектә нотариуска килү дә җитәчәк. Болай эшләү күп еллар элек туган шәһәреннән киткән, ә фатиры милектә калган кешеләргә аеруча уңайлы булачак. Башка төбәктә йорт яки фатирны мирас итеп калдырган очракта эшләр күпкә җиңеләя. Әлегә кадәр бу мәсьәләне шул төбәккә барып кына хәл итеп була иде. Яңа канунга Русия юстиция министры урынбасары Денис Новак шундый аңлатма бирә:– Сатучы һәм сатып алучы төрле шәһәрләрдән булган очракта да сату-алу килешүенең ике як тарафыннан да имзалаган һәм бердәм документ формасында башкарылуы сакланачак. Килешүне дистанцион рәвештә ике нотариус ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Килешүгә әзерлек процедурасы элеккечә калачак: нотариусларның һәркайсы тапшырылган документларга экспертиза ясаячак, кешенең чын ихтыярын, аның нинди адымга баруын аңлыймы, әллә юкмы икәнлеген, үз ирке белән телиме-юкмы икәнен тикшерәчәк. Нотариуслар килешү төзер алдыннан алыш-бирешнең хокукый нәтиҗәләрен дә аңлатачак. Мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүматлар читкә чыкмасын өчен нотариуслар өчен махсус элемтә каналы булдырыла. Документлар алмашу, милек килешүе төзү һәм милек таныклыгы бирү бары шушы канал аша гына башкарылачак. Яңа канун берничә нотариус белән нотариаль гамәл кылу мөмкинлеге бирә.Килешүне рәсмиләштергәннән соң ук, күчемсез милек сатып алучы белән эшләүче нотариус электрон документларны Росреестрга милек хокукын теркәүгә җибәрәчәк. Теркәлүне раслауны мөрәҗәгать итүче бер эш көне узгач алачак. Өстәвенә теркәү бушлай башкарылачак. Килешү турындагы белешмәләр нотариатның Бердәм мәгълүмат системасында сакланачак. Бу ялган документ яки белешмә эшләү мөмкинлеген чикләячәк. Шунысы мөһим, нотариусларга зур таләпләр куела. Бар җаваплылык аларга йөкләтелә. Федераль нотариат палатасы президенты Константин Корсик электрон хезмәт күрсәтүләр кешеләргә эшне җиңеләйтәчәк дип исәпли.– Дистанцион нотариаль гамәлләр кылу ышанычлы электрон килешүләр төзү өчен хәвефсез һәм барьерсыз цифрлы мохит тудырачак. Хокукый өлкәдә IT-технологияләр куллануга нигезләнгән әлеге һәм башка проектлар “Цифрлы икътисад” махсус хөкүмәт программалары кысаларында эшләнә һәм гамәлгә кертелә.Әйе, уңайлылык белән беррәттән, бу яңалык аркасында кешеләрнең төбәктән-төбәккә йөреп акча түгүләре, вакыт әрәм итүләре һәм озын чират торулары артта калачак. Цифрлы технологияләр менә шушы була инде. Болар барсы да Владимир Путинның май указларына ярашлы “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында башкарыла.Автор : Фаткуллин РәдифЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Tsifrli-tehnoglogiyal-r-notarius-eshen-i-el-yt-114257/Фото: rg.ru

Бүген тормышыбызны нотариус хезмәтеннән башка күз алдына китерүе авыр. Зур сату-алулар башкарганда, милек теркәгәндә, мирас күчергәндә иң элек аларга барабыз. Адым саен мошенниклар тап булган заманда аларның хезмәте бәяләп беткесез. Тик нотариус офисларындагы чиратлар гына кәефне кыра. Уфа эчендә аларның күп булуы эшне җиңеләйтә, әлбәттә. Әмма авыл һәм район үзәгендә яшәүче кешегә нотариуска эләгү – бик четерекле мәсьәлә.
Кайбер районнарда иртә таңнан чират алулары да мәгълүм. Ниһаять, заман технологияләренең барлык тармакларга үтеп керүен үзебездә сизә башладык кебек. Дөресрәге, төптән уйланылган законнар моңа этәргеч булып тора. Күптән түгел, Владимир Путин нотариуслар эшчәнлегендә уңайлыклар тудыручы законны имзалаган иде. Иң мөһиме, әлеге закон гади кешеләрне кайгыртып эшләнгән. Нотариуслар башка төбәктә фатир сатып алуны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк. Алар электрон элемтә каналлары аша бер-берсе белән дистанцион килешүләр төзи башлаячак. Мисал өчен Владивостокта яшәүче сатып алучыга, Уфа шәһәрендәге фатир сатучы белән шәхсән очрашу мәҗбүри булмаячак. Аларның икесенә дә үзләре яшәгән җирлектә нотариуска килү дә җитәчәк. Болай эшләү күп еллар элек туган шәһәреннән киткән, ә фатиры милектә калган кешеләргә аеруча уңайлы булачак. Башка төбәктә йорт яки фатирны мирас итеп калдырган очракта эшләр күпкә җиңеләя. Әлегә кадәр бу мәсьәләне шул төбәккә барып кына хәл итеп була иде. Яңа канунга Русия юстиция министры урынбасары Денис Новак шундый аңлатма бирә:
– Сатучы һәм сатып алучы төрле шәһәрләрдән булган очракта да сату-алу килешүенең ике як тарафыннан да имзалаган һәм бердәм документ формасында башкарылуы сакланачак. Килешүне дистанцион рәвештә ике нотариус ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Килешүгә әзерлек процедурасы элеккечә калачак: нотариусларның һәркайсы тапшырылган документларга экспертиза ясаячак, кешенең чын ихтыярын, аның нинди адымга баруын аңлыймы, әллә юкмы икәнлеген, үз ирке белән телиме-юкмы икәнен тикшерәчәк. Нотариуслар килешү төзер алдыннан алыш-бирешнең хокукый нәтиҗәләрен дә аңлатачак. Мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүматлар читкә чыкмасын өчен нотариуслар өчен махсус элемтә каналы булдырыла. Документлар алмашу, милек килешүе төзү һәм милек таныклыгы бирү бары шушы канал аша гына башкарылачак. Яңа канун берничә нотариус белән нотариаль гамәл кылу мөмкинлеге бирә.
Килешүне рәсмиләштергәннән соң ук, күчемсез милек сатып алучы белән эшләүче нотариус электрон документларны Росреестрга милек хокукын теркәүгә җибәрәчәк. Теркәлүне раслауны мөрәҗәгать итүче бер эш көне узгач алачак. Өстәвенә теркәү бушлай башкарылачак. Килешү турындагы белешмәләр нотариатның Бердәм мәгълүмат системасында сакланачак. Бу ялган документ яки белешмә эшләү мөмкинлеген чикләячәк. Шунысы мөһим, нотариусларга зур таләпләр куела. Бар җаваплылык аларга йөкләтелә. Федераль нотариат палатасы президенты Константин Корсик электрон хезмәт күрсәтүләр кешеләргә эшне җиңеләйтәчәк дип исәпли.
– Дистанцион нотариаль гамәлләр кылу ышанычлы электрон килешүләр төзү өчен хәвефсез һәм барьерсыз цифрлы мохит тудырачак. Хокукый өлкәдә IT-технологияләр куллануга нигезләнгән әлеге һәм башка проектлар “Цифрлы икътисад” махсус хөкүмәт программалары кысаларында эшләнә һәм гамәлгә кертелә.
Әйе, уңайлылык белән беррәттән, бу яңалык аркасында кешеләрнең төбәктән-төбәккә йөреп акча түгүләре, вакыт әрәм итүләре һәм озын чират торулары артта калачак. Цифрлы технологияләр менә шушы була инде.
Болар барсы да Владимир Путинның май указларына ярашлы “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Tsifrli-tehnoglogiyal-r-notarius-eshen-i-el-yt-114257/
Фото: rg.ru
Читайте нас: