+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2020, 10:59

Бәби ялын бушка үткәрмәячәкләр

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте бәби ялында утырган хатын-кызларның квалификациясен күтәрү һәм башка төрле һөнәргә укыту өчен республика бюджетыннан субсидия бүлү турындагы тәртипне раслады.Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова әйтүенчә, 2020 елда өч яшькә кадәр бәби ялында утырган 1257 хатын-кызны укыту планлаштырыла. Бу былтыргы белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк.Быел бу гамәлләр төбәк бюджетыннан гына түгел, федераль казнадан да финансланачак. 2020 елда аның өчен 75,8 млн. сум акча бүлү каралган. шуның 72,6 млны – федеральбюджет акчалары.2019 елда исә чыгымнар 3,8 млн сум тәшкил иткән булган.“Хатын-кызларга үзләрен табарга кирәк, - дигән фикердә Ленара Иванова. – Бәби ялында аларны укыту – яңадан эш урыннарына яхшы формада әйләнеп кайтуга яхшы этәргеч булачак”.Бу чаралар Русия Президентының күрсәтмәсе буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында башкарыла.Автор : Әсәдуллина ЭльвираЧыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/B-bi-yalin-bushka-tk-rm-yach-kl-r-118601/

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте бәби ялында утырган хатын-кызларның квалификациясен күтәрү һәм башка төрле һөнәргә укыту өчен республика бюджетыннан субсидия бүлү турындагы тәртипне раслады.
Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова әйтүенчә, 2020 елда өч яшькә кадәр бәби ялында утырган 1257 хатын-кызны укыту планлаштырыла. Бу былтыргы белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк.
Быел бу гамәлләр төбәк бюджетыннан гына түгел, федераль казнадан да финансланачак. 2020 елда аның өчен 75,8 млн. сум акча бүлү каралган. шуның 72,6 млны – федеральбюджет акчалары.
2019 елда исә чыгымнар 3,8 млн сум тәшкил иткән булган.
“Хатын-кызларга үзләрен табарга кирәк, - дигән фикердә Ленара Иванова. – Бәби ялында аларны укыту – яңадан эш урыннарына яхшы формада әйләнеп кайтуга яхшы этәргеч булачак”.
Бу чаралар Русия Президентының күрсәтмәсе буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/B-bi-yalin-bushka-tk-rm-yach-kl-r-118601/
Читайте нас: