+2 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2020, 11:04

Төзелешләр дәвам итә

Башкортстанда республика адрес инвестиция программасы кысаларында быел 47 объект төзелә, шуларның 27се – “Мәгариф” милли проекты кысаларында.Әйтик, Уфа янындагы Чесноковка поселогында 640 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеп бетеп килә. Туймазыда 260 урынлык балалар бакчасы төзелеше графиктан алда бара. 16 мәктәпкәчә яшьтәге учреждение фундаменталь эшләр стадиясендә.Дәүләт төзелеше комитеты җитәкчесе Марат Әхмәдуллин әйтүенчә, быел Нефтекама шәһәрендә һәм Булгаково авылында 1225 һәм 825 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә башлаячак. Аларны 2021 елда сафка кертү планлаштырыла.Сәламәтлек саклау өлкәсендә исә быел республика онкология диспансерының яңа корпусы ачылачак. Шулай ук Октябрьский, Салават шәһәрләрендә хастаханәләр эшли башлаячак.“Мәдәни мөхит” төбәк проекты кысаларында өч объект: Сибайда концерт-театр берләшмәсе, Илеш районының Ябалак авылында социаль-мәдәни үзәк, Караидел районының Яугильде авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты төзелә. Бөрҗән районында “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни комплекс ачылу планлаштырыла.Республика адрес инвестиция программасы кысаларында 12 спорт объекты, шул исәптән Раевка, Бүребай һәм Шаранда физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, Уфа, Ермолаево, Федоровка һәм Акъярда – бассейн, Ишембайда шугалак төзеләчәк.Республика адрес инвестиция программасы кысаларында 297 проект гамәлгә ашырыла. Фото:yandex.kzАвтор : Әсәдуллина ЭльвираЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/T-zeleshl-r-d-vam-it-118641/

Башкортстанда республика адрес инвестиция программасы кысаларында быел 47 объект төзелә, шуларның 27се – “Мәгариф” милли проекты кысаларында.
Әйтик, Уфа янындагы Чесноковка поселогында 640 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеп бетеп килә. Туймазыда 260 урынлык балалар бакчасы төзелеше графиктан алда бара. 16 мәктәпкәчә яшьтәге учреждение фундаменталь эшләр стадиясендә.
Дәүләт төзелеше комитеты җитәкчесе Марат Әхмәдуллин әйтүенчә, быел Нефтекама шәһәрендә һәм Булгаково авылында 1225 һәм 825 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә башлаячак. Аларны 2021 елда сафка кертү планлаштырыла.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә исә быел республика онкология диспансерының яңа корпусы ачылачак. Шулай ук Октябрьский, Салават шәһәрләрендә хастаханәләр эшли башлаячак.
“Мәдәни мөхит” төбәк проекты кысаларында өч объект: Сибайда концерт-театр берләшмәсе, Илеш районының Ябалак авылында социаль-мәдәни үзәк, Караидел районының Яугильде авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты төзелә. Бөрҗән районында “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни комплекс ачылу планлаштырыла.
Республика адрес инвестиция программасы кысаларында 12 спорт объекты, шул исәптән Раевка, Бүребай һәм Шаранда физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, Уфа, Ермолаево, Федоровка һәм Акъярда – бассейн, Ишембайда шугалак төзеләчәк.
Республика адрес инвестиция программасы кысаларында 297 проект гамәлгә ашырыла.
Фото:yandex.kz
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/T-zeleshl-r-d-vam-it-118641/
Читайте нас: