+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2020, 11:46

Тарих һәм мәдәниятне яхшырак беләчәкләр

Русия Федерациясе төбәкләрендә башкорт халкы күпләп яшәгән җирләрдә тарихи-мәдәни үзәкләр төзеләчәк. Бу турыда Башкортстан Республикасының Хөкүмәте карарын Радий Хәбиров имзалады.Башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре Курган, Ырымбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстан республикасында, Ханты-Манси автономия округында барлыкка киләчәк. Алар Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиаллары исемлегенә керәчәк.Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгына 2020 елның 1 февраленнән башлап, ел саен тарихи-мәдәни үзәкләр эшчәнлеген тәэмин итүгә 15,4 млн. сум акча бүлеп бирү йөкләтелде.Болар барсы да Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарыла.Автор : Фаткуллин РәдифЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Tarih--m-m-d-niyatne-yahshirak-bel-ch-kl-r-121188/Фото: kulturarb.ru

Русия Федерациясе төбәкләрендә башкорт халкы күпләп яшәгән җирләрдә тарихи-мәдәни үзәкләр төзеләчәк. Бу турыда Башкортстан Республикасының Хөкүмәте карарын Радий Хәбиров имзалады.
Башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре Курган, Ырымбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстан республикасында, Ханты-Манси автономия округында барлыкка киләчәк. Алар Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиаллары исемлегенә керәчәк.
Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгына 2020 елның 1 февраленнән башлап, ел саен тарихи-мәдәни үзәкләр эшчәнлеген тәэмин итүгә 15,4 млн. сум акча бүлеп бирү йөкләтелде.
Болар барсы да Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Tarih--m-m-d-niyatne-yahshirak-bel-ch-kl-r-121188/
Фото: kulturarb.ru
Читайте нас: