+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2020, 12:27

Ә сезнең мәктәптә теш дәвалау кабинеты бармы?

1 мартта Башкортстанның барлык мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли башларга тиеш.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Саулык саклау сәгате”дә авыл мәктәпләрендә стоматология кабинетларын ачу буенча эшчәнлекне тизләтергә кушты. Бүгенге көндә 61 объекттан 13 стоматология кабинеты гына укучыларны кабул итә башлады. Республиканың сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, тагын 15 кабинетның махсус лицензиясе бар, сигезе министрлыкта карала.“Бу мәктәпләрдә теш табибы кабинетлары ачу өчен сезгә 1 мартка кадәр вакыт бирәм”, - диде республика җитәкчесе.“Сәламәт елмаю” модулен кертү Башкортстан Башлыгы тәкъдим иткән “Югарыга оч!” мәгариф проектын һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башланды. Шул проект кысаларында 800дән күбрәк укучы белем алган мәктәпләрдә стоматология кабинетлары булдырылды. Укучылар саны әзрәк булган мәктәпләр теш табибына поликлиникага бара.Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/sezne-m-kt-pt-tesh-d-valau-kabineti-barmi-124532/

1 мартта Башкортстанның барлык мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли башларга тиеш.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Саулык саклау сәгате”дә авыл мәктәпләрендә стоматология кабинетларын ачу буенча эшчәнлекне тизләтергә кушты. Бүгенге көндә 61 объекттан 13 стоматология кабинеты гына укучыларны кабул итә башлады. Республиканың сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, тагын 15 кабинетның махсус лицензиясе бар, сигезе министрлыкта карала.
“Бу мәктәпләрдә теш табибы кабинетлары ачу өчен сезгә 1 мартка кадәр вакыт бирәм”, - диде республика җитәкчесе.
“Сәламәт елмаю” модулен кертү Башкортстан Башлыгы тәкъдим иткән “Югарыга оч!” мәгариф проектын һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башланды. Шул проект кысаларында 800дән күбрәк укучы белем алган мәктәпләрдә стоматология кабинетлары булдырылды. Укучылар саны әзрәк булган мәктәпләр теш табибына поликлиникага бара.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/sezne-m-kt-pt-tesh-d-valau-kabineti-barmi-124532/
Читайте нас: