+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2020, 11:09

55 укытучы 1 миллион сум акча алачак

Халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәр тибындагы посёлоклар, эшчеләр поселоклары, авылларга быел эшкә кайткан 55 укытучы 1 миллион сум күләмендәге компенсация алачак.“Земский учитель” программасы буенча конкурсның 2020 елга сайлау өлешендә катнашу өчен документлар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Мәгариф министрлыгында.Хәтерегезгә төшерәбез, узган елның февраль аенда Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка юлламасында кече шәһәрләр һәм авылларга күченүче педагоглар өчен гамәлдәге “Земский доктор” программасына охшаш “Земский учитель” программасын булдырырга тәкъдим иткән иде.Субсидияләр 3 ел дәвамында –2020-2022 елларда - биреләчәк. Түләүләр ел саен 1 декабрьгә кадәр күчеп барачак.Компенсацион түләүләрне алу хокукына ия булыр өчен укытучылар конкурс комиссиясен үтәргә тиеш булачак.“Земский учитель” программасы Владимир Путин тарафыннан 2018 елда булдырылган “Мәгариф” милли проектына ярашлы тормышка ашырыла.Автор : Әлфия ШакирҗановаЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/55-ukituchi-1-million-sum-akcha-alachak-126440/

Халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәр тибындагы посёлоклар, эшчеләр поселоклары, авылларга быел эшкә кайткан 55 укытучы 1 миллион сум күләмендәге компенсация алачак.
“Земский учитель” программасы буенча конкурсның 2020 елга сайлау өлешендә катнашу өчен документлар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Мәгариф министрлыгында.
Хәтерегезгә төшерәбез, узган елның февраль аенда Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка юлламасында кече шәһәрләр һәм авылларга күченүче педагоглар өчен гамәлдәге “Земский доктор” программасына охшаш “Земский учитель” программасын булдырырга тәкъдим иткән иде.
Субсидияләр 3 ел дәвамында –2020-2022 елларда - биреләчәк. Түләүләр ел саен 1 декабрьгә кадәр күчеп барачак.
Компенсацион түләүләрне алу хокукына ия булыр өчен укытучылар конкурс комиссиясен үтәргә тиеш булачак.
“Земский учитель” программасы Владимир Путин тарафыннан 2018 елда булдырылган “Мәгариф” милли проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/55-ukituchi-1-million-sum-akcha-alachak-126440/
Читайте нас: