+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 февраль 2020, 11:14

Башкортстанда гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?

2019 елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыруның максатчан күрсәткечләре 11 пункт буенча ирешелмәгән. 28,5 миллиард сумнан артык акча үзләштерелмәгән, дип хәбәр итте республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров киңәшмәдә.“Күпчелек индикаторлар буенча уңай динамикага карамастан, без 11 төп күрсәткечкә ирешә алмаганбыз. 5 күрсәткеч буенча 10 проценттан артыкка тайпылуны күрәбез, бу туучылар санының суммар коэффициенты, сабыйлар үлеме, баш мие кан әйләнеше бозылудан үлүчеләр саны, торак төзелеше күләмнәрен арттыру кебек күрсәткечләр”, - диде Андрей Назаров.Билгеләп үтелгәнчә, моның сәбәпләренең берсе җитәрлек дәрәҗәдә башкару дисциплинасы булмау. Гомумдәүләт проектларына бюджеттан бүленгән 28,5 миллиард сумнан 26,2 миллиард сум үзләштерелгән, күрсәткече 91,6 процент тәшкил иткән, дип билгеләп үтте Андрей Назаров. Ул, шулай ук, 2020 елда барлык максатчан күрсәткечләргә ирешелергә тиеш, дип өстәде.Гомумдәүләт проектлары кысаларында 2019 елда Башкортстанда 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, ике балалар поликлиникасы, 33 фельдшер-акушерлык пункты, биш авыл мәдәният йорты төзелгән.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;Автор: Фануз ХабибуллинЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-gomumd-l-t-proektlari-nichek-gam-lg-ashirila-128575/

2019 елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыруның максатчан күрсәткечләре 11 пункт буенча ирешелмәгән. 28,5 миллиард сумнан артык акча үзләштерелмәгән, дип хәбәр итте республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров киңәшмәдә.“Күпчелек индикаторлар буенча уңай динамикага карамастан, без 11 төп күрсәткечкә ирешә алмаганбыз. 5 күрсәткеч буенча 10 проценттан артыкка тайпылуны күрәбез, бу туучылар санының суммар коэффициенты, сабыйлар үлеме, баш мие кан әйләнеше бозылудан үлүчеләр саны, торак төзелеше күләмнәрен арттыру кебек күрсәткечләр”, - диде Андрей Назаров.Билгеләп үтелгәнчә, моның сәбәпләренең берсе җитәрлек дәрәҗәдә башкару дисциплинасы булмау. Гомумдәүләт проектларына бюджеттан бүленгән 28,5 миллиард сумнан 26,2 миллиард сум үзләштерелгән, күрсәткече 91,6 процент тәшкил иткән, дип билгеләп үтте Андрей Назаров. Ул, шулай ук, 2020 елда барлык максатчан күрсәткечләргә ирешелергә тиеш, дип өстәде.Гомумдәүләт проектлары кысаларында 2019 елда Башкортстанда 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, ике балалар поликлиникасы, 33 фельдшер-акушерлык пункты, биш авыл мәдәният йорты төзелгән.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-gomumd-l-t-proektlari-nichek-gam-lg-ashirila-128575/
Читайте нас: