+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2020, 11:22

"Бездә "икенче әти" булмаячак!"

Владимир Путинның гаиләдәге "әти", "әни" төшенчәсенә аерым игътибар итүе турында язган идек инде.Күптән түгел Президент Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча төзелгән эшче төркем белән очрашты.— "Гаилә" төшенчәсенең җәмгыятьтә әһәмияте арта. Халыктан килгән тәкъдимнәрнең дә күпчелене гаилә мөнәсәбәтенә кагыла. Әлеге Конституция 90нчы елларда язылган. Билгеле, ул вакытта халык гаиләне дә башкача күрә иде. Ә хәзер чит илләрдә балалар әти-әниләрне “әти”, “әни” дип түгел, “Беренче ата-ана”, “Икенче ата-ана” дип тә атый. Бу безнең илдә дә шулай башланмасмы? Шуңа да Конституциядәге 144нче мәддәне тулыландыру кирәк. Моны “Хөкүмәт вәкаләтенә гаиләләрне, гаилә традицияләрен ныгыту һәм аларга ярдәм итү” дигән төшенчә белән тулыландыру урынлы, — диде очрашуда Дәүләт думасы депутаты Ольга Баталина.Билгеле булуынча, Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында демографияне үстерү юнәлеше дә бар. Бу җәһәттән туымны арттыру гына түгел, җәмгыятьтә "гаилә" төшенчәсен дә ныгыту кирәклеген белдергән иде Президент.автор: Гөлия МөгаллимоваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bezd--ikenche-ti-bulmayachak-131122/

Владимир Путинның гаиләдәге "әти", "әни" төшенчәсенә аерым игътибар итүе турында язган идек инде.Күптән түгел Президент Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча төзелгән эшче төркем белән очрашты.— "Гаилә" төшенчәсенең җәмгыятьтә әһәмияте арта. Халыктан килгән тәкъдимнәрнең дә күпчелене гаилә мөнәсәбәтенә кагыла. Әлеге Конституция 90нчы елларда язылган. Билгеле, ул вакытта халык гаиләне дә башкача күрә иде. Ә хәзер чит илләрдә балалар әти-әниләрне “әти”, “әни” дип түгел, “Беренче ата-ана”, “Икенче ата-ана” дип тә атый. Бу безнең илдә дә шулай башланмасмы? Шуңа да Конституциядәге 144нче мәддәне тулыландыру кирәк. Моны “Хөкүмәт вәкаләтенә гаиләләрне, гаилә традицияләрен ныгыту һәм аларга ярдәм итү” дигән төшенчә белән тулыландыру урынлы, — диде очрашуда Дәүләт думасы депутаты Ольга Баталина.Билгеле булуынча, Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында демографияне үстерү юнәлеше дә бар. Бу җәһәттән туымны арттыру гына түгел, җәмгыятьтә "гаилә" төшенчәсен дә ныгыту кирәклеген белдергән иде Президент.
автор: Гөлия Мөгаллимова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bezd--ikenche-ti-bulmayachak-131122/
Читайте нас: