-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2020, 10:54

Җырлыйбыз туган телдә

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республика төбәкләрендә байтак эшләр башкарыла.Күптән түгел Борай районының үзәк китапханәсендә эшләп килүче методик кабинет hәм урындагы "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә "Борайдан без, без Таныптан, җырлыйбыз туган телдә" дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе оештырды. Анда танылган композитор Вәсил Хәбисламов та катнашты һәм Рафига Усманова иҗат иткән, аның балачактагы ачы язмышына багышланган "Кара урман, ак моңнар " шигыре тәкъдим итте. Чара урындагы шагыйрьләр ижатына, районның 90 еллык юбилеена hәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Анда өч дистәгә якын конкурсант берничә номинация буенча көч сынашты. Жиңүчеләр дипломнарга, урындагы каләм осталарынын автографлы китапларына hәм башка бүләкләргә лаек булды. Ә арадан иң маһирлары март аенда шигърият көнендә узачак әдәби-мәдәни чарада катнашуга сайлап алынды.Соңыннан конкурсантлар Халыкара диктант язуга бик теләп hәм актив кушылды. Туган татар телебездә диктант язуда ике дистәдән артык кеше катнашты.Бу көнне районда диктантлар тагын башкорт, урыс, мари, удмурт телләрендә дә язылды.Автор: Резида ВалитоваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/irliybiz-tugan-teld-135068/

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республика төбәкләрендә байтак эшләр башкарыла.Күптән түгел Борай районының үзәк китапханәсендә эшләп килүче методик кабинет hәм урындагы "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә "Борайдан без, без Таныптан, җырлыйбыз туган телдә" дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе оештырды. Анда танылган композитор Вәсил Хәбисламов та катнашты һәм Рафига Усманова иҗат иткән, аның балачактагы ачы язмышына багышланган "Кара урман, ак моңнар " шигыре тәкъдим итте.
Чара урындагы шагыйрьләр ижатына, районның 90 еллык юбилеена hәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Анда өч дистәгә якын конкурсант берничә номинация буенча көч сынашты. Жиңүчеләр дипломнарга, урындагы каләм осталарынын автографлы китапларына hәм башка бүләкләргә лаек булды. Ә арадан иң маһирлары март аенда шигърият көнендә узачак әдәби-мәдәни чарада катнашуга сайлап алынды.Соңыннан конкурсантлар Халыкара диктант язуга бик теләп hәм актив кушылды. Туган татар телебездә диктант язуда ике дистәдән артык кеше катнашты.Бу көнне районда диктантлар тагын башкорт, урыс, мари, удмурт телләрендә дә язылды.
Автор: Резида Валитова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/irliybiz-tugan-teld-135068/
Читайте нас: