+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2020, 11:06

Халыкара кооперация һәм экспортка - 5 миллиард сум!

Икътисадый үсешкә юнәлтелгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектына 4,92 миллиард сум бүлү каралган. Шул сумманың 4,33 миллиарды агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауга юнәлтеләчәк.Проект кысаларында 5 ел эчендә Башкортстанда агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләмен – 230 миллион долларга, хезмәтләр экспортын – 452 миллион долларга кадәр арттыру планлаштырыла.Республикада продукция җитештерүчеләргә федераль бюджеттан субсидияләр алуда ярдәм күрсәтеләчәк. Өстәвенә, кече һәм урта эшкуарларга товарларны экспортка транспортлауга чыгымнар субсидияләнәчәк.Уфа аэропортында 480 миллион сумлык авиация йөк комплексы төзү планда тотыла. Бу Уфа аша йөкләрне эшкәртү һәм бушатуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Фото: exportcenter.ru сайтыннанАвтор: Денис ТаваевЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Halikara-kooperatsiya--m-eksportka-5-milliard-sum-138609/

Икътисадый үсешкә юнәлтелгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектына 4,92 миллиард сум бүлү каралган. Шул сумманың 4,33 миллиарды агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауга юнәлтеләчәк.Проект кысаларында 5 ел эчендә Башкортстанда агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләмен – 230 миллион долларга, хезмәтләр экспортын – 452 миллион долларга кадәр арттыру планлаштырыла.Республикада продукция җитештерүчеләргә федераль бюджеттан субсидияләр алуда ярдәм күрсәтеләчәк. Өстәвенә, кече һәм урта эшкуарларга товарларны экспортка транспортлауга чыгымнар субсидияләнәчәк.Уфа аэропортында 480 миллион сумлык авиация йөк комплексы төзү планда тотыла. Бу Уфа аша йөкләрне эшкәртү һәм бушатуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: exportcenter.ru сайтыннан
Автор: Денис Таваев
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Halikara-kooperatsiya--m-eksportka-5-milliard-sum-138609/
Читайте нас: