+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2020, 11:16

Радий Хәбиров “Ихата. Парк. Сквер-2020” күргәзмәсен карады

26 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия сәнәгать форумы кысаларында “Ихата. Парк. Сквер-2020” күргәзмәсе белән танышты.Күргәзмә Уфаның ВДНХ-Экспо павильоннарында оештырылды. Анда балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк һәм урам утлары, резина түшәмә, тротуар плиткасы күрсәтелде. Шулай ук, бу экспозицияләр белән танышыр өчен республика районнары хакимият башлыкларының төзекләндерү мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасарлары, архитекторлар, проектлаучылар чакырылды.Республика җитәкчесе күргәзмәгә югары бәя бирде һәм бу экспозицияләр шәһәр-районнарда урнаштырылганда сыйфатлы материаллардан эшләнергә тиешлеген контрольдә тотарга кирәклеген белдерде. Күргәзмә 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Биредәге чара Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырылды.

26 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия сәнәгать форумы кысаларында “Ихата. Парк. Сквер-2020” күргәзмәсе белән танышты.
Күргәзмә Уфаның ВДНХ-Экспо павильоннарында оештырылды. Анда балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк һәм урам утлары, резина түшәмә, тротуар плиткасы күрсәтелде.
Шулай ук, бу экспозицияләр белән танышыр өчен республика районнары хакимият башлыкларының төзекләндерү мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасарлары, архитекторлар, проектлаучылар чакырылды.
Республика җитәкчесе күргәзмәгә югары бәя бирде һәм бу экспозицияләр шәһәр-районнарда урнаштырылганда сыйфатлы материаллардан эшләнергә тиешлеген контрольдә тотарга кирәклеген белдерде. Күргәзмә 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Биредәге чара Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырылды.
Фото: pressaufa.ru сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Radiy-H-birov-Ihata-Park-Skver-2020-k-rg-zm-sen-karadi...
Читайте нас: