+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2020, 11:05

Фермерларга дәүләт ярдәме

Башкортстанда 2012 елдан, 2019 елга кадәр «Яшь фермер», «Гаилә терлекчелек фермалары» һәм «авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерү» программаларында 856 фермер хуҗалыгы һәм 19 авыл хуҗалыгы кооперативы катнашкан. Аларга 2 млрд. сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Шуларның 825 млн. сумы 546 яңа эш башлаучы фермерларга бирелгән.

Мәсәлән, Белокатай районында Лилия һәм Вадим Зыязетдиновлар гаиләсе 2016 елда "яшь фермерга ярдәм" программасы кысаларында үз эшләрен үстерүгә акчалата грант алган. Алынган акчага алар печән кысу җайланмасы, төягеч, тырма, трактор арбасы, шулай ук 50 баштан артык Тексель токымлы сарык сатып алган. Бүгенге көндә бу гаиләнең хуҗалыгында 300 баш сарык, 20 умарта, ат, йорт кошлары - күркә һәм тавыклар бар. Бүген Зыязетдиновлар җирле халыкка ит продукциясе сата. Өстәвенә, сарыкларны нәсел үрчетү өчен дә саталар. Яшь гаилә яңа эшкә тотынудан курыкмаска кирәк, дип саный. Иң мөһиме-теләк булырга тиеш, чөнки дәүләт зур ярдәм күрсәтә.
- Барысы да үзегезнең кулда, бары тик курыкмыйча эшкә тотынырга кирәк. Менә шул вакытта авылларны җанландырып, тергезеп булачак, - диләр Зыязетдиновлар.
Болар барсы да Владимир Путинның май указларына ярашлы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Fermerlarga-d-l-t-yard-me-146562/
Фото: россельхоз.рф
Читайте нас: