+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2020, 10:44

Ун шәһәр һәм ун авыл мәктәбенә — 1 миллион сум акча!

Республиканың иң яхшы мәктәпләре рейтинг нигезендә билгеләнәчәк.
Лидерларны махсус рейтинг нигезендә билгеләячәкләр. Аңа Олимпиада хәрәкәте, дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, уку йортында физик культура үсеше, укучылар сәламәтлеге, шулай ук укытучыларның һөнәри конкурсларда катнашуы кебек күрсәткечләр кертеләчәк. Рейтинг нәтиҗәләре агымдагы елның августына әзерләнергә тиеш булачак. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин ассызыклавынча, бәяләүләр буенча, авыл һәм шәһәр мәктәпләре төрле категорияләргә бүленәчәк. Акчалата чаралар матди-техник базаны яхшыртуга, өстәмә җиһазлар, дәреслекләр сатып алуга, тематик кабинетлар булдыруга тотылачак.
“Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә шартлар төрле. Шуңа күрә без ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун авыл мәктәбен һәм иң яхшы ун шәһәр мәктәбен сайларга карар иттек. Моннан тыш, әлеге рейтингны эшләгән вакытта тагын бер идея барлыкка килде – без республиканың интерактив картасын эшләргә булдык. Анда рейтинг буенча төбәкнең йомгаклау позицияләрендә булган барлык мәктәпләр билгеләнәчәк. Бу стимул булсын өчен, сәламәт көндәшлек өчен кирәк. Республиканың иң яхшы ун шәһәр һәм ун авыл белем учагы исемлегенә кергән һәр мәктәп миллион сум акча алачак", — дип билгеләп үтте Илдар Мәүлетбирдин.
Республика мәктәпләре рейтингы республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча төзелде. Ул узган ел "Мәгарифтә күтәрелеш!” форумында тәкъдим ителде. Уку йортларын бәяләгәндә экспертлар, мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар, җирле үзидарә җитәкчеләре фикере исәпкә алынды.
Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Un-sh--r--m-un-avil-m-kt-ben--1-million-sum-akcha-1474...
Читайте нас: