+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2020, 11:08

Асылыкүлдә өмә үтте

Русия президенты Владимир Путинның “Су объектларын экологик сәламәтләндерү” милли проектына ярашлы, республикада бу җәһәттән җитди эшләр алып барыла. Мәсәлән, берничә көн элек Дәүләкән районында урнашкан Асылыкүлдә “Чиста боз” өмәсе үтте.Кешеләр бу матур күлгә кышын балык тотарга килгәч боз өстендә чүп-чар калдыра. Шуңа күрә күл өстен калдык-постыклардан тазарту буенча даими күзәтү эше алып барыла. Күл балыкка бай. Әлеге вакытларда боз калынлыгы 60 сантиметр чамасы тәшкил итә. Шул сәбәпле суда кислород дәрәҗәсе кискен кими. Әгәр үз вакытында чара күрмәсәң, балыклар тончыгырга мөмкин. Нәкъ менә шул сәбәпләр һәм күлне чиста-сәламәт тоту буенча Асылыкүл табигать паркы инспекторлары хәтта кыш буена да мөһим эшләр алып бара.Автор : Кадикова РезидаЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Asilik-ld--m--tte-150008/

Русия президенты Владимир Путинның “Су объектларын экологик сәламәтләндерү” милли проектына ярашлы, республикада бу җәһәттән җитди эшләр алып барыла. Мәсәлән, берничә көн элек Дәүләкән районында урнашкан Асылыкүлдә “Чиста боз” өмәсе үтте.
Кешеләр бу матур күлгә кышын балык тотарга килгәч боз өстендә чүп-чар калдыра. Шуңа күрә күл өстен калдык-постыклардан тазарту буенча даими күзәтү эше алып барыла.
Күл балыкка бай. Әлеге вакытларда боз калынлыгы 60 сантиметр чамасы тәшкил итә. Шул сәбәпле суда кислород дәрәҗәсе кискен кими. Әгәр үз вакытында чара күрмәсәң, балыклар тончыгырга мөмкин. Нәкъ менә шул сәбәпләр һәм күлне чиста-сәламәт тоту буенча Асылыкүл табигать паркы инспекторлары хәтта кыш буена да мөһим эшләр алып бара.
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Asilik-ld--m--tte-150008/
Читайте нас: