+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2020, 12:12

Яз кояшы кебек нурлы да сез, яз хисләре кебек кадерле!

Бәйрәм алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров бер төркем күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды.8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды һәм аларны язның тәүге күркәм бәйрәме белән тәбрикләде.Нәкъ хатын-кыз кебек ул яз — бөреләргә җан өрә, бар галәмне җылылыкка төрә, боз елгаларын уята, ташкыннарны җырлата. Нәкъ яз башында бөтен дөнья Халыкара хатын-кызлар көнен билгели.Төбәк Башлыгы әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, Башкортстан Идел буе федераль округында күпбалалы гаиләләр саны буенча беренче урында тора, дип билгеләп үтте.— Бездә 50 мең шундый гаилә яши. Һәм бүген мин зур шатлык белән тагын 50 әнигә “Ана даны” медален тапшырам. Сезнең гаиләләрдә 251 бала тәрбияләнә. Алар барысы да сәламәт, акыллы һәм бәхетле, яхшы кешеләр, намуслы хезмәтчәннәр булып үссен, — диде Радий Хәбиров. — Без алга таба да авылларыбызны һәм шәһәрләребезне төзек­лән­дерәчәкбез, аларны матур, уңайлы һәм хәвефсез итә­чәкбез. Аларда яңа мәк­тәпләр, балалар бакчалары, дәваха­нәләр һәм поликлиникалар, мәдәният һәм спорт үзәкләре төзү балаларыбыз сыйфатлы белем алсын, акыллы һәм сәламәт булып үссен, үзләрен һөнәрләр дөньясында тапсын, нык гаиләләр булдырсын өчен эшләнә.Башкортстанда 2,2 миллионга якын төрле яшьтәге гүзәл зат яши, бу барлык халыкның 53 процентын тәшкил итә. 1000 ир-егеткә уртача 1113 хатын-кыз туры килә. Һәрвакыттагыча, малайлар кызларга караганда күбрәк туа, 34 яшьләр тирәсендә кызлар саны күбәя, ә 70 яшькә хатын-кызлар саны ир-атлардан ике тапкыр артыграк исәпләнә. Саннар бер-бер­сеннән аерылса да, ир-егетләр һәм гүзәл затлар бердәм­легеннән илнең ныклы нигезе салына.Нефтекама шәһәрендә яшәүче Эльвира һәм Рифат Зариповлар икесе дә күп бала турында хыяллана. Аларның бер-бер артлы балалары Эмир, Ләйлә, Сәлим, Кямран, Раян туа. “Бәхетле гаиләнең бишеге буш тормый!” — дип юкка гына әйтмиләр, балалар арткан саен гаиләдә күңелле мәшәкатьләр, бәхет арта бара.Рифат Борис улы озак еллар эчке эшләр бүлегенең сак бүлегендә эшли, Эльвира мәктәптә балаларга белем бирә — ул инглиз теле укытучысы.— Эмирга инде 25 тулып узды, ул Мәскәүдә яши һәм эшли, Ләйлә Казанда биологка укый, кызыбыз музыка мәк­тәбен тәмамлады, театр белән мавыга, Сәлим инженер мәк­тәбендә укый, Кямран әле башлангыч сыйныфта гына, ә Раяныбыз балалар бакчасына йөри, ул безнең төпчек, — дип балалар белән таныштыра Эльвира Гатуф кызы. — Миннән еш кына тормыш иптәшең әйбәттер инде, югыйсә, биш бала алып кайтырга җөрьәт итмәс идең, дип сорыйлар. Безнең Рифат — искиткеч киң күңелле, ихлас, тырыш кеше. Балалардагы бик күп яхшы сыйфатлар — әтиләреннән, — дип елмая бәхетле ана.Зариповлар йорт салып чыгу турында хыяллана, шөкер, бу теләкләре тиздән тормышка ашмакчы, гаилә төзелеш эшләренә тотынган, балалар инде үз йортларында песи, эт тоту турында хыяллана. Тату гаилә сәяхәт итәргә ярата, төрле шәһәрләрдә булалар, бергәләп Байкалга бару турында хыялланалар. Өлкән балалар еш кайта алмаса да, Яңа елда, зур бәйрәмнәрдә алар туган йортка ашыга, туган ояларында җыела. Шушы гаилә учагыннан, гаилә җылы­сыннан арытаба яшәрлек көч, энергия алып китә.— Әгәр дә син гаиләңдә бәхетле түгел икән, бер нәрсә дә: эш тә, дуслар да, ял да, сәяхәт тә сиңа тулы бәхет китерә алмый. Чын бәхет ул — гаиләдә, тормышның асылы, мәгънәсе — балаларда, — дип елмая бәхетле ана.Калган 49 әни белән бергә Эльвира Гатуф кызы да әлеге тантанада “Ана даны” ме­дале белән бүләкләнде. Бу вакыйга белән без аларның барысын да чын күңелдән котлыйбыз һәм озак елларга җитәр­лек сәламәтлек, балалар шатлыгы телибез. Гаилә учагының җылысы сүнмәсен, балаларны озак еллар җылытып, яктыртып яшәр­гә язсын!Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН.Автор: Резида Валитова

Бәйрәм алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров бер төркем күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды.8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды һәм аларны язның тәүге күркәм бәйрәме белән тәбрикләде.Нәкъ хатын-кыз кебек ул яз — бөреләргә җан өрә, бар галәмне җылылыкка төрә, боз елгаларын уята, ташкыннарны җырлата. Нәкъ яз башында бөтен дөнья Халыкара хатын-кызлар көнен билгели.Төбәк Башлыгы әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, Башкортстан Идел буе федераль округында күпбалалы гаиләләр саны буенча беренче урында тора, дип билгеләп үтте.
— Бездә 50 мең шундый гаилә яши. Һәм бүген мин зур шатлык белән тагын 50 әнигә “Ана даны” медален тапшырам. Сезнең гаиләләрдә 251 бала тәрбияләнә. Алар барысы да сәламәт, акыллы һәм бәхетле, яхшы кешеләр, намуслы хезмәтчәннәр булып үссен, — диде Радий Хәбиров. — Без алга таба да авылларыбызны һәм шәһәрләребезне төзек­лән­дерәчәкбез, аларны матур, уңайлы һәм хәвефсез итә­чәкбез. Аларда яңа мәк­тәпләр, балалар бакчалары, дәваха­нәләр һәм поликлиникалар, мәдәният һәм спорт үзәкләре төзү балаларыбыз сыйфатлы белем алсын, акыллы һәм сәламәт булып үссен, үзләрен һөнәрләр дөньясында тапсын, нык гаиләләр булдырсын өчен эшләнә.
Башкортстанда 2,2 миллионга якын төрле яшьтәге гүзәл зат яши, бу барлык халыкның 53 процентын тәшкил итә. 1000 ир-егеткә уртача 1113 хатын-кыз туры килә. Һәрвакыттагыча, малайлар кызларга караганда күбрәк туа, 34 яшьләр тирәсендә кызлар саны күбәя, ә 70 яшькә хатын-кызлар саны ир-атлардан ике тапкыр артыграк исәпләнә. Саннар бер-бер­сеннән аерылса да, ир-егетләр һәм гүзәл затлар бердәм­легеннән илнең ныклы нигезе салына.
Нефтекама шәһәрендә яшәүче Эльвира һәм Рифат Зариповлар икесе дә күп бала турында хыяллана. Аларның бер-бер артлы балалары Эмир, Ләйлә, Сәлим, Кямран, Раян туа. “Бәхетле гаиләнең бишеге буш тормый!” — дип юкка гына әйтмиләр, балалар арткан саен гаиләдә күңелле мәшәкатьләр, бәхет арта бара.
Рифат Борис улы озак еллар эчке эшләр бүлегенең сак бүлегендә эшли, Эльвира мәктәптә балаларга белем бирә — ул инглиз теле укытучысы.— Эмирга инде 25 тулып узды, ул Мәскәүдә яши һәм эшли, Ләйлә Казанда биологка укый, кызыбыз музыка мәк­тәбен тәмамлады, театр белән мавыга, Сәлим инженер мәк­тәбендә укый, Кямран әле башлангыч сыйныфта гына, ә Раяныбыз балалар бакчасына йөри, ул безнең төпчек, — дип балалар белән таныштыра Эльвира Гатуф кызы. — Миннән еш кына тормыш иптәшең әйбәттер инде, югыйсә, биш бала алып кайтырга җөрьәт итмәс идең, дип сорыйлар. Безнең Рифат — искиткеч киң күңелле, ихлас, тырыш кеше. Балалардагы бик күп яхшы сыйфатлар — әтиләреннән, — дип елмая бәхетле ана.Зариповлар йорт салып чыгу турында хыяллана, шөкер, бу теләкләре тиздән тормышка ашмакчы, гаилә төзелеш эшләренә тотынган, балалар инде үз йортларында песи, эт тоту турында хыяллана. Тату гаилә сәяхәт итәргә ярата, төрле шәһәрләрдә булалар, бергәләп Байкалга бару турында хыялланалар. Өлкән балалар еш кайта алмаса да, Яңа елда, зур бәйрәмнәрдә алар туган йортка ашыга, туган ояларында җыела. Шушы гаилә учагыннан, гаилә җылы­сыннан арытаба яшәрлек көч, энергия алып китә.
— Әгәр дә син гаиләңдә бәхетле түгел икән, бер нәрсә дә: эш тә, дуслар да, ял да, сәяхәт тә сиңа тулы бәхет китерә алмый. Чын бәхет ул — гаиләдә, тормышның асылы, мәгънәсе — балаларда, — дип елмая бәхетле ана.Калган 49 әни белән бергә Эльвира Гатуф кызы да әлеге тантанада “Ана даны” ме­дале белән бүләкләнде. Бу вакыйга белән без аларның барысын да чын күңелдән котлыйбыз һәм озак елларга җитәр­лек сәламәтлек, балалар шатлыгы телибез. Гаилә учагының җылысы сүнмәсен, балаларны озак еллар җылытып, яктыртып яшәр­гә язсын!
Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН.
Автор: Резида Валитова
Читайте нас: