Башкортстан диспансеризация яки профилактик тикшерүләр барышында яман шеш авыруларын үзвакытында ачыклаган өчен табибларга акчалата түләү өчен мәҗбүри медицина страховкалавы фондыннан 21 млн 580 мең сум акча алачак.
Бу хактагы карар Русия хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Хәтерегезгә төшерәбез, “Сәламатлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә, яман шешне үзвакытында ачыклаган өчен, премияләр түләү турындагы указга кул куйган иде.
2019 елда республиканың барлык территориясендә диспансеризация кысаларында колоректаль яман шешенең скринингы үткәрелә башлады. Скринингның икенче этабы (колоноскопия) 2500ләп кешедә үткәрелгән. 787 яман шеш алды чире һәм күпләре иртә стадия булган 111 яман шеш авыруы ачыкланган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Chirne-zvakitinda--totip-algan-tabiblarga--premiya-156360/