+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2020, 10:57

Ә сез яшәгән төбәктә су башнялары төзекме?

Республикада ел саен су башняларын ремонтлауга 111 миллион сум акчалар бүленәчәк. Бу хакта кичә, 10 мартта хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 2 меңгә якын су башняларының 59% ремонтка мохтаҗ. Объектларны ремонтлауга республика бюджетыннан ел саен 100әр миллион акчалар бүлергә планлаштырыла. Җирле бюджетларның финанслау өлешен дә исәпкә алып, гомум чыганаклар 111 миллион сум тәшкил итәчәк.

Республикада ел саен су башняларын ремонтлауга 111 миллион сум акчалар бүленәчәк. Бу хакта кичә, 10 мартта хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 2 меңгә якын су башняларының 59% ремонтка мохтаҗ. Объектларны ремонтлауга республика бюджетыннан ел саен 100әр миллион акчалар бүлергә планлаштырыла. Җирле бюджетларның финанслау өлешен дә исәпкә алып, гомум чыганаклар 111 миллион сум тәшкил итәчәк.
Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елда булдырган “Экология” милли проекты кысаларындагы “Чиста су” төбәк программасына ярашлы башкарыла.
Моңа кадәр мәгълүмат чаралары суның сыйфаты һәм су башняларының техник торышына иң элек Туймазы, Бөре, Борай, Яңавыл халкы зарлана дип язып чыккан иде.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/sez-yash-g-n-t-b-kt-su-bashnyalari-t-zekme-158475/
Фото: fotokto.ru /ufaved.info
Читайте нас: