+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2020, 10:52

Йөрәк белән шаярырга ярамый!

Русиядә агымдагы елның гыйнварыннан ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы эшли башлады.Инфаркт, инсульт кичергән, йөрәк һәм кан тамырларына операцияләр ясаткан пациентларга кирәкле медикаментларны бушлай бирәчәкләр. Бу максатларга ил бюджетыннан 10 миллиард сумнан артык акча бүленгән.Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, ул пациентларда рецидивларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Бу ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының өстенлекле юнәлеше булып тора.Статистика мәгълүматларына караганда, узган елда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары 100 мең кешегә 573,7 кешедә ачыкланган. Узган еллар белән чагыштырганда, күрсәткечләрдә кимү тенденциясе күзәтелә. Әмма бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авырулары Русиядә үлемнәрнең төп сәбәбләренең берсе булып булып тора.

Русиядә агымдагы елның гыйнварыннан ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы эшли башлады.
Инфаркт, инсульт кичергән, йөрәк һәм кан тамырларына операцияләр ясаткан пациентларга кирәкле медикаментларны бушлай бирәчәкләр. Бу максатларга ил бюджетыннан 10 миллиард сумнан артык акча бүленгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, ул пациентларда рецидивларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Бу ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының өстенлекле юнәлеше булып тора.
Статистика мәгълүматларына караганда, узган елда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары 100 мең кешегә 573,7 кешедә ачыкланган. Узган еллар белән чагыштырганда, күрсәткечләрдә кимү тенденциясе күзәтелә. Әмма бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авырулары Русиядә үлемнәрнең төп сәбәбләренең берсе булып булып тора.
Фото: www.vesti.ru сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Y-r-k-bel-n-shayarirga-yaramiy-156818/
Читайте нас: