+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 март 2020, 11:26

Җирләргә ашлама кертүгә игътибар арта

Әлеге күрсәткеч, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, күпкә югары.Республика хуҗалыклары минераль ашламалар туплый. Башкортстанның авыл хуҗалыгы буенча консультация үзәге белдерүенчә, бүгенгә республикада 25 мең тонна минераль ашлама тупланган. Узган елның бу чорында әлеге күрсәткеч 15,6 мең тонна булган. Аеруча Чакмагыш, Мәләвез, Бүздәк, Благовар, Авыргазы районнары бу җәһәттән алдынгы урыннарда.

Әлеге күрсәткеч, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, күпкә югары.
Республика хуҗалыклары минераль ашламалар туплый. Башкортстанның авыл хуҗалыгы буенча консультация үзәге белдерүенчә, бүгенгә республикада 25 мең тонна минераль ашлама тупланган. Узган елның бу чорында әлеге күрсәткеч 15,6 мең тонна булган. Аеруча Чакмагыш, Мәләвез, Бүздәк, Благовар, Авыргазы районнары бу җәһәттән алдынгы урыннарда.
Әлеге вакытка бер гектар чәчелгән җиргә уртача 8,4 килограмм ашлама тупланган, узган елда бу күрсәткеч 5,2 килограмм иде.
Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары кысаларында авыл хуҗалыгын үстерүгә игътибарны арттыру бурычы куелган иде. Бу җәһәттән Башкортстан илдә алдынгы урыннарны били.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/irl-rg-ashlama-kert-g-igtibar-arta-159241/
Читайте нас: