Тиздән аны автоматик рәвештә тапшыра башлаячаклар.Русиядә Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында бик мөһим эшләр башкарыла. Ана капиталына сертификат тапшыру да шушы максатлы эшләрнең берсе булып тора.Тиздән ана капиталы сертификатын тапшыру Русиядә автоматик рәвештә башкарылачак һәм ул мондый тәүге социаль дәүләт хезмәте булачак. Бу хакта Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Чаралар 15 апрельдә көченә керәчәк.Пенсия фонды бала туганнан соң кирәкле мәгълүматларны Бердәм гражданлык реестрыннан алачак. Анда сертификат бирүгә каршылык тудыручы чикләүләр турында мәгълүмат тикшерелә. Әгәр мондый чикләүләр ачыкланмаса, документ теркәлә, ә аның хакында мәгълүмат сертификат хуҗасына җибәрелә.Сертификат тапшыру турында белдерү дә ананың дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән шәхси кабинетына һәм порталда күрсәтелгән номерына җибәрелә. Әгәр дәүләт хезмәтләре порталында теркәү яки бердәм реестрда бала турында мәгълүматлар булмаса, гаризаны Русиянең Пенсия фонды бүлекчәләрендә һәм күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин. Мондый очракларда ана капиталы сертификатын алу вакыты 15тән 5 эш көненә кадәр кыскартыла, ә аның әзер булуы турында Пенсия фондының бердәм контакт үзәге хезмәткәрләре хәбәр итә.