+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2020, 10:56

Кәгазьдәге саннар тормыштан алынамы?

Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин агымдагы ай башында властьның федераль һәм төбәк структуралары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.Анда республикада милли проектларның тормышка ашырылуы мәсьәләсе күтәрелде.Бу җәһәттән аерым күрсәткечләр бар. Атап әйткәндә, 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, 5 авыл мәдәният йорты, 2 балалар поликлиникасы, 33 фельдшер-акушер пункты һәм башка социаль объектлар төзелгән. Барлыгы 26 миллиард сумнан акча тотынылган.Закомалдин җаваплы кешеләр федераль акчаларны үзвакытында һәм тигез файдаланырга тиеш дип белдерде. “Бу нәтиҗәдә объектларны төзү сыйфатында һәм аларны тапшыру срокларына чагыла”, – диде ул. Аның әйтүенчә, быел республикада милли проектларны тормышка ашыруга 30 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк.“Хисаплардагы саннар урыннарда эшләрнең реаль торышына һәрвакытта да туры килми. Документ буенча объект файдалануга тапшырылган, ә төзү эшләре дәвам итә. Бу мәсьәләләр Русия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның даими контролендә тора”, – диде Михаил Закомалдин.Исегезгә төшерәбез, Башкортстан ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән 12 милли проектта катнашырга теләк белдерде. Автор : Язгөл СафинаЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/K-gazd-ge-sannar-tormishtan-alinami-160408/Фото: inastana.kz

Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин агымдагы ай башында властьның федераль һәм төбәк структуралары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Анда республикада милли проектларның тормышка ашырылуы мәсьәләсе күтәрелде.
Бу җәһәттән аерым күрсәткечләр бар. Атап әйткәндә, 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, 5 авыл мәдәният йорты, 2 балалар поликлиникасы, 33 фельдшер-акушер пункты һәм башка социаль объектлар төзелгән. Барлыгы 26 миллиард сумнан акча тотынылган.
Закомалдин җаваплы кешеләр федераль акчаларны үзвакытында һәм тигез файдаланырга тиеш дип белдерде. “Бу нәтиҗәдә объектларны төзү сыйфатында һәм аларны тапшыру срокларына чагыла”, – диде ул. Аның әйтүенчә, быел республикада милли проектларны тормышка ашыруга 30 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
“Хисаплардагы саннар урыннарда эшләрнең реаль торышына һәрвакытта да туры килми. Документ буенча объект файдалануга тапшырылган, ә төзү эшләре дәвам итә. Бу мәсьәләләр Русия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның даими контролендә тора”, – диде Михаил Закомалдин.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән 12 милли проектта катнашырга теләк белдерде.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/K-gazd-ge-sannar-tormishtan-alinami-160408/
Фото: inastana.kz
Читайте нас: